Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләчәктә алтын туйлар булырмы?

Бүгенге яшьләрнең төп проблемасы – сабырсызлык һәм эгоизм.

 

Биектау халкы  ялгыз тормышны кулайрак күрә башлаган. Районның Загс бүлеге идарәсе 2020 елга нәтиҗә ясап, шулай дип белдерде. Узган ел 160 пар  гаилә учагын кабызып җибәрсә, 161 очракта аның җылысы озакка бармаган. 

“2019 елда  кавышучылар саны 210 булып, аерылышучылар 46  тапкырга азрак булса, узган  елда  1 очракка артып та китте. Күбрәк яшь егет-кызлар мөрәҗәгать итә. Үз фикерләрендә нык торалар. Ни кызганыч, сабырлыклары, түземлекләре 5 елдан артмый”, - дип сөйләде Загс идарәсе башлыгы Нурзидә Җиһаншина.

Сәбәпләр төрле. Араларында һәр чорга билгеле финанс кыенлыклар, уртак фикергә килә алмау, ачы хыянәт һәм башка сәбәпләр. Шулай да, бүгенге яшьләрнең төп проблемасы – сабырсызлык һәм эгоизм, дип ассызыклап үтте  дин белгече Фәрит хәзрәт Шарапов та. 

“Никах – ул бергә яшәү өчен Аллаһы Тәгаләнең хәер-фатихасын, рөхсәтен алу. Бары тик дин ягыннан  гыйлемсезлек, зина кылудан курыкмау, сабырсызлык һәм эгоизм гына бу адымга җиңел карарга этәргеч бирә. Бүгенге көндә аерылышу мәсьәләсе күбрәк хатын кызларны борчый”, -  ди “Үзәк” мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт. 

Тормышның төп кануны шундый - нинди генә проблемага кагылма, ул ахыр чиктә гаиләгә барып тоташа. Зыялы, тәртипле, бердәм  гаилә генә җәмгыять өчен шундый ук балалар тәрбияләп үстерә. Әлеге тема  тиздән  Биектау районының 4 санлы мәктәбендә узачак “Әти-әниләр конференциясе” кысаларында да  яктыртылачак. Ул февраль аена билгеләнгән. 
 Сезнең фикерегезчә төп проблема нидән гыйбарәт?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев