Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кибет гөле ни өчен үсеп китә алмый?

Иң киң таралган хата — яңа үсемлекне иркен чүлмәккә күчереп утырту. Ул стресс кына бирәчәк. Сатып алынган бүлмә үсемлекләрен күчереп утыртуның төп кагыйдәләре нинди?

hәр яңа үсемлек үз чүлмәгендә ике-өч атна эчендә калырга тиеш.

Бу вакытта аңа даими рәвештә су сибәргә һәм кояш нурларыннан сакларга кирәк.
Яңа гөл өчен диаметры 2-3 см га артыграк булган горшок сайларга кирәк.
Күчереп утыртканда, җирне кузгатмаска тырышыгыз. Балчык читеннән чыккан тамырларны үткен пычак белән кисеп кенә алыгыз.Әмма тар чүлмәктә үрелеп үскән тупас тамырларга тимәгез.

Реклама

Җир катнашмасын сатып алганда, бары тик өске торф булган катнашманы гына сайларга кирәк. Компост яки черемә кергән катнашмалардан сакланыгыз.
Беренче, ике айда, күчереп утыртканнан соң, үсентеләрне ашатырга ярамый. Бу вакытта аларны йомшак су белән тамыр астыннан гына сибәләр. Шуннан соң гына чүлмәк кырыеннан су сибә башлыйлар. Әгәр дә яңа гөлдә яфраклар салынса, бу әле сезнең аны киптергәнсез дигән сүз түгел. Еш кына бу артык су сибүдән килеп чыга. Шуңа күрә су сипкәнче, туфракның никадәр тирән кипкәнен тикшерегез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X