Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хыяллар чынга ашсын өчен активлык кирәк

Үзара салым турында Татарстанда яшәүче һәрбер кеше дә беләдер, мөгаен. Әлеге программа буенча халык тарафыннан бирелгән һәр 1 сум акчага Татарстанның республика казнасыннан тагын 4 сум өстәве хакында да ишетмәгән кеше калмагандыр. Программа җиде елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм шушы чорда аннан канәгать булучылар да, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Ни өчен авыл халкы уртак бер фикергә килә алмый икән соң?

Усадтагы Бродвей авылның үзара салым программасын хуплап каршы алган актив кешеләр тырышлыгы белән барлыкка килгән. Алар әллә ни күп түгел, шунлыктан бары тик бер урам гына үзгәргән дә инде. Ә инде бердәмрәк булсалар, аларны Биектаудагы Вегас дип йөртерләр иде.

- Бик күп эшләр башкарылды: ут кертелде, фонарьлар элделәр. Хәзер урамны Бродвей белән чагыштыручылар да бар. Әйе, чынлап та, якты. Кайберәүләр үзең яши торган йорт каршына фонарь куйсалар, бик җиткән, башка берни дә кирәкми, диләр. Нишләп башкалар күбрәкне телиләр икән, дип гаҗәпләнәләр. Бу кешеләр, ниһаять, үзләренең дә шушы юлдан йөрүләрен аңласыннар иде, - дип үз фикерен белдерде Чубарово авылында яшәүче Дмитрий Михайлов.

Бернинди үзгәреш тә кирәк түгел, дип әйтүчеләр шул ук актив кешеләр акчасына тәртипкә китерелгән юлдан файдаланалар. Сүз уңаеннан монысын да әйтми калып булмый. Хәзер Усад авылында яшәүчеләр елның теләсә кайсы фасылында машина белән дә, җәяүләп тә вак таш җәелгән юлдан йөриләр. Быел балалар мәйданчыгын төзеп кую зарурлыгы турында гәпләшәләр. Әмма бөтен кеше дә түгел.

- Мәсьәлә акчада гына да түгел, һәркем үзе турында гына уйлый торган вазгыятьтә. Һәркем үзенчә яши бит, - дип өстәде Чубарово авылында яшәүче Дмитрий Михайлов. Үзара салым программасының мөмкинлекләре бик зур.

Үзегез уйлап карагыз. Бирелгән һәр 1 сум акчага 4 сум өстәлә бара. Усадта 1500ләп кеше яши. Шуларның меңе генә катнашып, 500әр сум акча җыешса, авылга бу акчалар 2 млн сум булып әйләнеп кайтыр иде. Әмма чынбарлыкта эш башкачарак. 2019 нчы елда халык тарафыннан җыелган 152 мең сум акчаны 763 мең сум итеп кайтара алганнар.

Реклама

- Бу акчага Толмач авылында суэтем башнясын койма белән әйләндереп алдык, Тимофеевкада балалар мәйданчыгы урнаштырдык, Хохловода 165 мең сумга 201 тонна вак таш сатып алдык һәм шуның белән юлны тәртипкә китердек. Чубаровода һәм Тимофеевкада көн үзәгенә урамнарны яктырту мәсьәләсен куйдык, - дип сөйләде Усад авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зәбиров.

Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, авылларын, торган җирләрен тагын да матуррак һәм уңайлырак итәргә халык саны аз булган төбәкләр омтыла. Андый урыннарда халык бердәм булып, бер гаилә кебек яши һәм карарлар да җиңелрәк кабул ителә. Әлеге программа буенча иң кечкенә сумма 500 тәңкә булса да, Садилово авылында халык үз теләге белән 1000әр сум җыярга кирәк, дигән карарга килгән.

Үзара салым программасы авыл җирлекләренә үсү, алга бару өчен яхшы мөмкинлекләр тудыра, әмма кайберәүләрнең сүлпәнлеге аркасында балалар мәйданчыклары, яп-якты, чиста урамнар һәм тигез юллар турындагы хыяллар чынга ашмый кала.

Үзара салым программасы да мәңге дәвам итмәс, аның кайчан бетереләчәген дә анык кына әйтеп булмый. Әлбәттә, икътисадый кыенлыкларның да этәргеч ясавы ихтимал. Аннары программаның тәрбияви ягын да истән чыгарырга ярамас. Яшерен-батырын түгел, үз акчаңа алынган мөлкәткә мөнәсәбәт тә бөтенләй башкача була.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев