Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәрби чакырылышка коронавирус киртә түгел

Коронавируска бәйле вазгыять Россия Федерациясе Кораллы көчләре эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертте. Хәрби комиссариатларның хәрби хезмәткә чакырылыш пунктларында да моңарчы күрелмәгән мохиткә юлыгасың.

Моңа кадәр бер дә ишетмәгән «коронавирус» дигән сүз хәзер хәрби комиссариат хезмәткәрләренең дә теленнән төшми. Пандемия шартларында уза торган 2020 елның язгы чакырылышы ничек оештырылган? Шуны ачыклау максатыннан без Биектау районы хәрби комиссариатында булып, аларның эш тәртибе белән танышып кайттык. Иң берен - че күзгә ташланган күренеш - йөзләренә битлек, кулларына перчатка, аякларына бахилалар кигән егетләрнең дистанцион рәвештә тән температураларын үлчәү. Биредә дә республика сәламәтлек саклау министрлыгы урнаштырган кагыйдәләрне, таләпләрне төгәл үтиләр. Чакырылыш комиссиясе коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле рәвештә барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләр буенча уза. Димәк, хәрби хезмәткә алынучы яшьләрне коронавирус инфекциясеннән саклау буенча барлык чаралар да күрелә, дигән сүз. Хәрби комиссариат бүлмәләре көненә берничә тапкыр җилләтелә, чистартыла, дезинфекцияләнә. Хезмәткәрләр б е - л ә н к о м и с с и я узучы яшьләр арасында контакт макс и м а л ь р ә в е ш т ә чикләнгән. Биредә изолятор бүлмәсе дә җиһазландырылган. Анысы инде кемдә дә булса инфекция барлыгы ачыкланган очракта кирәк булачак.

- Яңа гына хәрби хезмәткә алынган егетләрнең сәламәтлеге зур әһәмияткә ия, - ди Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов. - Егетләр соңгы елларда физик яктан чыныгуга зур игътибар бирә, бу армия өчен бик мөһим. Хезмәт итүнең беренче чорында - аеруча. Нәкъ шушы чорда алардан хәрби коллектив оеша да инде. Ә ул коллектив сәламәт булырга тиеш. Яңа гына хезмәткә алынган яшьләр хәрби частькә килеп җитү белән 14 көнлек карантин узачак. Алар өчен аерым казармалар әзерләнә. Анда солдатлар медицина күзәтүе астында булачак.

Быелгы язда Биектау районыннан 70 егет хәрби хезмәткә алыначак. Алар хәрби комиссариатта медицина комиссиясе узганнан соң, үзләренең кайда, нинди хәрби частьләрдә хезмәт итәчәкләрен белә алалар.

Егетләрнең хәрби хезмәткә яраклылыгы турында карар чыгарылгач та алар хезмәт итәргә билгеләнгән урыннарына юл алачак. Казанда хәрби комиссариатта аларга, кайсы гаскәрләргә китүләренә карап, киемнәр, барлык кирәкяраклары булган рюкзаклар бирәләр. Кайсы төр гаскәргә генә китсәләр дә, Биектау районы егетләре тәртипле итеп, матур хезмәт итәләр. Ә без аларны бүген изге теләкләр белән озатып калабыз. Армиядәге егетләребез әти-әниләренә, дусларына хатл а р я зс ы н н а р , һәрвакыт хәбәрләшеп торсыннар иде.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев