Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Халык иҗаты рухын торгызып һәм саклап

Бишек җырлары - дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җырлар ул. Чөнки без бишектә ятканда ук ул җырларны ишетеп, күңелебезгә сеңдереп үсәбез. Әниләрнең ягымлы тавышы белән халкыбызның милли моңнары безнең күңелебезне эретә. Бишек җырлары һәркемгә кадерле, чөнки алар балачакны хәтерләтә. Бишек җырларының төп вазифасы - бишек тирбәтү, баланы йоклату, тынычландыру. Бала дөньяга аваз салганда гаиләгә бәхет, шатлык, өмет-куанычлар алып килә.

Красносельский авыл җирлегенә караган “Тургай” балалар бакчасында бишек җырларын иң яхшы башкаручыга район конкурсы узды. Балалар үзләренең туган телләрендә яраткан бишек җырларын башкардылар. Халык җырлары яңгырады. Музыкаль бәйге Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Жюри балалар, аларның әти-әниләре, әбиләре туган телдә башкарган бишек җырларын бәяләде. “Бишек җыры” конкурсы Туган телләр елы кысаларында, халык иҗаты традицияләрен торгызу һәм саклау, үз гаиләсе һәм гореф-гадәтләре өчен горурлык хисе формалаштыру максатыннан оештырыла.

Конкурста районның барлык балалар бакчалары да катнашты, 35 катнашучыдан өч номинациядә 12 иң яхшы номер сайлап алынды. Мондый бәйгеләр мәгариф бүлеге тарафыннан ел саен оештырыла.

Реклама

- Өченче ел “Татар кызы”, ә узган ел “Татар малае” бәйгеләрен үткәрдек. Быел “Бишек җыры” конкурсына тукталдык, - диде мәктәпкәчә белем бирү методисты Рамилә Габдрахманова.

Нәтиҗәдә жюри 12 финалистның чыгышын да иң яхшы чыгышлар дип игълан итте. Чөнки барысы да моңа лаек иделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X