Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кемгә - нәрсә, ә Инешкә автобус кирәк

Гыйнвар, февраль айлары - районда халык җыеннары уздыру чоры. Елдагыча, авыл җирлеге башлыклары халык алдында хисап тота. Җыенда хакимият вәкилләре дә катнаша. Ә халык үзен борчыган сорауларны җитәкчеләргә бирә ала. Бу атнада Биектау авыл җирлегендә дә халык җыены булып узды. Инеш бистәсе халкын борчыган зур проблемаларның берсе - транспорт мәсьәләсе.

“Безнең автобус бар. Әмма юллар бик тар, шул сәбәпле авылга кечкенә автобус кына йөри. Аның йөрү вакыты да халыкны канәгатьләндерми”, - ди Инеш бистәсендә яшәүче Гүзәл Назарова.

Инеш бистәсе районда чагыштырмача яңа торак пунктларыннан санала. Ул Биектау авылыннан 5 километр ераклыкта урнашкан. Рәсми рәвештә авылда теркәлгән кешеләр саны даими яшәүчеләрдән күпкә азрак. Транспортка ихтыяҗ да шул факторга бәйле, ди авыл халкы. Җыен алдыннан Инеш бистәсенең социаль челтәрендә транспорт мәсьәләсе турында кайнар бәхәс бара. Кызганыч, халыкның күбесе ярсу бәхәсне чатта гына алып бару белән канәгатьләнеп кала, җыенда андыйлар, гомумән, күренми.

«Автобуслар авылга ешрак йөрсен иде”, - ди авыл халкы. Авыл аша ике генә маршрут: шәхси эшмәкәрләр иртәнге сәгать 5 тән 16 сәгатькә кадәр, ә муниципаль транспорт көнгә 4 тапкыр авыл аша уза. Авылда яшәүчеләр автобусларның Инешкә ешрак керүен тели.

“Әгәр авыл халкы үз гозерен документаль рәвештә безгә тапшыра икән, гаризаны ныклап өйрәнгәннән соң, транспорт хәрәкәте графигын формалаштырганда без авыл халкы теләген исәпкә алырга әзер”, - дип билгеләп үтте Биектау районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Артур Хөснетдинов. Бүлек җитәкчесе ни өчен мәсьәләне ныклап өйрәнү кирәклегенә дә басым ясады. Чөнки авылга автобус җибәрер өчен иң элек транспортта йөрүче кеше санын исәпләргә кирәк. Кеше саны аз икән, автобус үз чыгымнарын акламаячак.

Инешкә бара торган автобус Пермяки авылыннан чыгып китә. Без дә Инештән ничә кеше утыруы белән кызыксындык. Нибары 3 кеше утырды. Әмма авыл халкы, автобусның йөрү графигы үзгәрсә, халык та күбрәк булачак, дип ышандырды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев