Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Келәмдә - иң көчле батырлар

Узган атнада Мүлмәдә Рөстәм Гарәфиев истәлегенә милли көрәш турниры узды. Рөстәм Әнвәр улы гомере буена физкультура укытучысы булып эшләде. Укучыларында ул спортка мәхәббәт, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләде. Ул бик көчле көрәшче дә иде, милли көрәш бәйгеләрендә һәрвакыт призлы урыннар яулап килде. Ул тәрбияләгән спортчылар яхшы көрәшчеләр булып танылдылар. Моннан 30 еллап элек Рөстәм Гарәфиевнең йөрәге тибүдән туктады, әмма аны туган авылында да, башка төбәкләрдә дә әле дә яраталар һәм онытмыйлар. Мүлмәдәге турнирга Биектау районының 15 мәктәбеннән 100ләп спортчы җыелды.

Бәйгедә катнашучылардан иң зур тәэсирләр калдырганы, мөгаен, Валерия Кунасова булгандыр. Спортның ир-атларга гына хас төрендә нәкъ менә ул батыр калды. Залдагылар һәммәсе дә шушы кыз өчен җан атып утырдылар. Ул үз үлчәү категориясендә беренче урынны алды һәм залдагыларның көчле алкышларына лаек булды. Җиңүдән соң чемпион кыз үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

- Әйе, милли көрәш миңа бик ошый. Мин баштан ук Зөлфәт Гузарахманович җитәкчелегендә шөгыльләнәм. Тренерның сине аңлавы, ярдәм итеп торуы бик мөһим, ул миңа һәрвакытта: “Син барысын да булдырачаксың!” - дип әйтеп тора. Мәгълүм нәтиҗәләргә мин нәкъ менә аның ярдәме һәм хуплавы нәтиҗәсендә ирештем дә инде, - диде Валерия Кунасова.

Турнир Мүлмә мәктәбендәге спорт залында узды. Спортчылар 13 үлчәү категориясенә бүленделәр. Ярышта катнашучыларның иң зурлары - 2004 нче елгы укучылар. Көч сынашуларның күпчелеге тигез көрәштә узды. Район укучылары үзара спортчыларга гына хас үҗәтлек белән көрәштеләр. Берәүнең дә оттырасы килмәде.

Әлеге ярыш анда катнашучыларда гына түгел, тамашачыларда да зур кызыксыну уятты. Бу турнирны Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да игътибар үзәгеннән читтә калдырмады. Ул көрәш барышын бик җитди, чын күңеленнән кызыксынып күзәтте һәм тәэсирләрен хөкемдарлар коллегиясе белән дә уртаклашты.

Турнир нәтиҗәл әре буенча җиңүчеләргә истәлекле призлар һәм медальләр тапшырдылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев