Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кече түгел, көчле Солабаш

Биектау районы республикада тотрыклы рәвештә үсеп бара торган төбәк. Биредә халыкны лаеклы тормыш дәрәҗәсе белән тәэмин итү, нәтиҗәле, көндәшлеккә сәләтле икътисад, социаль, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрне камилләштерүгә юнәлтелгән программаларны тормышка ашыру бурычлары уңышлы хәл ителә.

Район халкына лаеклы яшәү өчен уңайлы мохит булдырылган. Район үзәге һәм авыллар төзекләндерелә, социаль инфраструктура үсеп бара, һәм туган җиргә карата халыкның мәхәббәте чиксез икәнлеге турында зур ышаныч белән әйтергә мөмкин. Соңгы елларда авылларда да ял парклары төзелә. Кече Солабаш авылында да тиздән ял паркы сафка басачак. Бу авылны беренче тапкыр күргән кеше аның матурлыгына сокланмый булдыра алмый. Үзәк урам – авылның визит карточкасы. Халыкның күңел күзен, җанын үзенә җәлеп итеп торучы мәчет тә үзәк урамда урнашкан. Мәчет каршына моннан ике ел элек заманча ФАП төзеп куйдылар. Медицина учреждениесеннән ерак та түгел Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә куелган һәйкәл балкып тора. Тиздән үзәк урамда парк та ачылачак. Авыл паркы күп функцияле булачак. Биредә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен тренажерлар да урнаштырылачак.

Дөбьяз авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлинә Садриева биредә барган матур үзгәрешләргә шатланып туя алмый: “Кече Солабаш авылы соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде. Быел балалар өчен уен мәйданчыклары да төзелә, футбол мәйданы булдыру турында да хыялланабыз, күптән түгел авылда алма бакчасы булдырдык, анда яшь алмагачлар китереп утырттык. Агач утырту акциясендә авылның олысыкечесе бердәм булып катнашты. Һәр агачка аны кем утыртканлыгы турында мәгълүмат элдек”.

Кече Солабаш авылы төзеклеге, чисталыгы, инфраструктурасының байлыгы белән аерылып тора. Көнкүреш калдыклары түгелә торган мәйданчыклар да биредә махсус контейнерлар белән җиһазландырылган. Алар янында чүп-чар аунап ятканын беркайчан да күрмисең. Авылда барлыгы 250 кеше яши. Алар барысы да киң җәмәгатьчелеккә, шул исәптән журналистларга да билгесез булып калырга теләгән иганәчеләргә рәхмәтле. Бу дөньяда һәр кешенең йөрәгендә туган туфрак, туган нигез, ата-анага булган тирән мәхәббәт һәм ихтирам хисләре ята. Шундый хисләр белән янып яшәгән ярдәмчел авылдашларына халык бик тә рәхмәтле. Матди һәм физик көч түкми генә яшәү өчен уңайлыклар, күзне, җанны кинәндерерлек матурлыкны тудырып булмый. Авыл халкы үзе дә юмарт иганәчеләргә ярдәм итеп яши.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев