Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Көчле көндәшләр белән уйнавы да күңеллерәк

Шашка уены дөньяда спортның бик популяр төре булмаса да, Биектау районында аңа мөкиббән киткән кешеләр байтак. Әле шушы көннәрдә генә шашка буенча республика турниры булып узды.

Павел Иванов кечкенә чагыннан ук шашка белән мавыккан. Ул үз эшенә чын күңеленнән бирелгән кеше. Шашка-шахмат турында сәгатьләр буена сөйли ала. Павел Васильевич үзенең мавыгуын үсеп килүче буын арасында да актив пропагандалый. Күп еллар дәвамында Биектау р айонының спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне уен серләренә төшендерә һәм бу эш бик тә уңышлы бара. Аның укучылары республика ярышларында җиңү яулыйлар һәм призлы урыннарны алалар. Узган ел Татарстан Республикасы Беренчелегендә аерым бер яшь категориясендә мактау пьедесталын тулысы белән биектаулылар алган. Шашка спорты район ирешкән уңышларга даими рәвештә медальләр өстәп кенә тора.

- Даими шөгыльләнүчеләр бездә 15 кеше. Болары инде призлы урыннарны яуларлык кешеләр. Ә гомумән алганда бездә теләге булган һәркем дә шөгыльләнә ала. Без берәүне дә кире борып җибәрмибез һәм кешенең теләгенә каршы килмибез. Безгә 4, 5 һәм 6 яшьлекләр дә йөри. Җиде яшьлекләр турында әйтеп тә тормыйм инде, - диде Биектау районының спорт мәктәбе тренеры Павел Иванов.

Тренер булып эшләүдән тыш, Павел Васильевич ярышларда да катнаша. Биектау районының җыелма командасы составында алар шашка буенча берничә тапкыр республика Беренчелегендә җиңеп чыкканнар һәм ике тапкыр Россия Чемпионатында өченче урынны яулаганнар. Үз үрнәгендә ул укучыларын да җиңүләргә рухландырып тора. Татарстан Республикасының авыл Спартакиадасы кысаларында да Биектау районы командасы составында шашка буенча 3 нче урынны алдылар.

- Көндәшләр барысы да бик көчлеләр. Һәммәсенең дә җиңәсе килә. Күбесенең беренче генә тапкыр катнашуы түгел, алар инде шактый тәҗрибә туплаганнар. Әмма яшьләр дә бар. Акрынлап алар да безнең зирәкләр уенына ияләшә баралар, - дип дәвам итте сүзен тренер Павел Иванов.

Турнирда республиканың авыл районнарыннан 15 команда катнашты. Ярышлар Биектау тимер юл станциясендәге спорт комплексында узды. Һәр районнан өч ират һәм бер хатын-кыз килгән иде. Барлык уеннар нәтиҗәсе буенча шәхси-команда беренчелегендә җиңүчеләрне ачыкладылар. Биектау районы вәкилләре республика Спартакиадасы кысаларында спортның һәр төрендә, йомгаклау таблицасында мөмкин кадәр югарырак булу өчен, очколарны булдыра алганча күбрәк тупларга тырышалар.

- Авыл ха лкы ар асында “Сәламәтлек” XVII нче республика Спартакиадасында катнашучыларны безнең районда бик рәхәтләнеп кабул итәбез. Программада быел спортның 13 төре күздә тотыла, - диде “Уңыш” ФСО рәисе Видади Мәхмүдов.

Шашка турниры нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Яшел Үзән командасы алды, икенче урында - Саба, ә безнең район, нигезле сәбәпләр буенча команданың ныклыгы кимү аркасында, өченче урында.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев