Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанлылар Биектау ярминкәсен көтеп алалар

Казан шәһәрендә Биектау районында җитештерелгән товарларны сату буенча агымдагы елда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылды. Яхшы сыйфатлы чын продукция гадәттәгечә Казанның Авиатөзелеш районы базарында тәкъдим ителә, без дә шунда юнәлдек.

Биектау районы фермерлары һәм товар җитештерүчеләре иртәнге сәгать алтыдан үз продуктларын сата башладылар. Сатып алучылар ни өчен кибетләргә түгел, ә бәлки бирегә, ярминкәгә киләләр? Без шушы сорауга җавап эзләп, рәтләр буйлап уздык.

Чиратларның иң озыны ит сата торган урыннарда. Сыер һәм дуңгыз ите, аларның да яңа чалынган малныкы да, ысланганнары да бар - моның кадәрле сатып алучыларга зур кибетләр челтәре дә көнләшеп карарлык. Ярминкәдә үз товарларын сатучы крестьян-фермер хуҗалыкларының берсенең элек үз кибете булган, әмма аны тоту бик отышлы булып чыкмаган, ярминкәләрдә катнашу яхшырак икән.

- Сату шәп бара. Кешеләр итне яратып алалар. Безнең үзебезнең ярдәмче хуҗалыгыбыз бар, үз фермабызны булдырдык. Итне, сатып алучыларның теләгенә карап, ботлап та сатабыз, кисәкләп тә - кемгә ничек ошый инде, - дип үз фикерен белдерде Елизавета Хәмзина.

Ярминкәдә барлыгы 27 товар җитештерүче үз продукциясен тәкъдим итте. Аларның күбесе товарны урнаштыру мәсьәләсендә нәкъ менә ярминкәгә өстенлек биргәннәр, чөнки мондый очракта бер көндә бик күп товар сатарга була.

- Сату әйбәт кенә бара. Хәзер пост вакыты бит, шунлыктан сату бераз кимеде, әмма барыбер сатып алучылар җитәрлек. Өйдән дә заказ бирергә була. Кешеләр телефоннан онлайн түлиләр дә, өйдән алып китәләр. Без продукцияне кибетләргә куймыйбыз, бары тик бирегә генә, ярминкәгә шимбә көннәрендә генә барабыз, - дип аңлатты Мансур Шакиров.

- Бу ярдәмче хуҗалыкның продукциясе миңа бик ошый. Мин итне бары алардан гына алам, башка берәү янына да бармыйм. Кибеттән беркайчан да дуңгыз ите алганым юк, чөнки анда кыйммәтрәк тә, аннары озак яткан ит тә була, - дип өстәде сатып алучы Нина Александровна.

Реклама

Шулай ук ярминкәдән яңа сауган сөт тә алырга була иде - аны 4 тонна алып килгәннәр. Ит - 8 тонна, ашлык 20 тонна, бәрәңге 10 тонна китерелгән. Бәрәңгене бу юлы гадәттәгедән азрак алып килергә булганнар, чөнки узган ярминкәдә бөтенесен дә сатып бетерә алмаганнар. Ярминкәдә Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да булды. Ул фермерлар белән аралашты һәм сатуның ярыйсы гына әйбәт баруын билгеләп үтте. Аңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки шәһәр кешеләре, кулай бәяләрдән сыйфатлы продукция алу өчен, бу көнне махсус көтеп торганнар. -

Биредә бөтен нәрсә арзанрак та, сыйфатлырак та. Мин бирегә ярминкәгә гел йөрим, - диде Николай Миронов.

- Ярминкәдә арзанрак та, яхшырак та. Сыйфатлырак, чөнки итне үзләре җитештерәләр, ул тәмлерәк тә була. Мин азык-төлекне һәрвакыт ярминкәдән алырга тырышам, - дип өстәде Әнәс Шәйхиев.

Казанда ярминкәләр әле тагын уздырылачак. Алдагы шимбәдә башкалага башка районнарның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре киләчәк. Безнең районда яшәүчеләр исә продукцияне ярминкә уздырылганны көтеп тормыйча да ала алалар. Сыйфатлы азык-төлекне кайдан һәм ничек алырга икәнлеген белү өчен “Биектау хәбәрләре” район газетасын даими укып барыгыз.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X