Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Казан” агросәнәгать паркында бакчачылар бәйрәме

Быел коронавирус инфекциясе килеп чыгу аркасында күп чараларны үткәрми торырга яки башка вакытка кичектерергә туры килде. Бакчачылар көне дә май аеннан көзгә күчерелгән иде. Ул 5 нче сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында узды. Әлеге чараның максаты - республика территориясендә бакчачылык һәм яшелчәчелекне үстерү. Татарстанның күпчелек шәһәрләре һәм районнарыннан бакчачылык ширкәтләре җиләкҗимеш, яшелчәләр, куаклар һәм башка төрле продукция алып килгәннәр.

Матур гадәткә әверелгән Бакчачылар көнендә республика бакчачылары яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән генә түгел, тозлаган-маринадлаган яшелчәләр һәм төрле кайнатмалар белән дә сөендерделәр. Барысы да үз бакчаларында үскән нигъмәтләрдән әзерләнгән. Биектау районы да иҗади мәйданчыкта тәмле күргәзмә оештырган иде. “Колос” бакчачылык ширкәте, Татарстан Президентына ТАССРның 100 еллыгы символикасы төшерелгән сувенир тәлинкә бүләк итеп, гамәли сәнгатьтәге осталыгы белән дә таң калдырды.

Бакчачылар күргәзмә кунакларын күз явыңны алырлык витриналары белән үзләре янына җәлеп итеп тордылар. Берәүләр җиләк-җимешләрне үзенчәлекле, кызыктырырлык итеп кисеп куйсалар, икенчеләр аларны бизәп тә җибәргәннәр. Ә кайберәүләр җырлары-биюләре белән әйләнә-тирәдәгеләрнең кәефен күтәрделәр. Биектау делегациясе әле хуш исле коймак һәм кайнар чәй белән дә сыйлады.

- Биредә һәркем дә бөтен күңелен биреп катнаша. Мәдәният хезмәткәрләре җырлап кына калмыйлар, теләге булучыларны тәмле коймак белән дә сыйлыйлар. Безнең гармунчыларга гына күз салыгыз әле - ничек итеп алар һәркемдә уңай хис-тойгылар уята беләләр, - диде Биектау районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова.

Тукай районыннан килүчеләр әллә каян күренеп торучы киемнәре һәм җырлары белән игътибарны җәлеп иттеләр. Питрәч районы вәкилләре яшелчә һәм җиләкҗимешләрдән Татарстан символикасы белән гаҗәеп матур композиция иҗат иткәннәр. Бакчаларда үстерелгән файдалы ашамлыкларны алудан тыш, биредә оркестр чыгышын тыңларга, матур итеп фоторәсемгә төшәргә һәм хәтта Президентны да күрергә мөмкин булды. Рөстәм Миңнеханов пандемия вакытында бакчалар үзләренең кирәкле булуларын исбатладылар, дип билгеләп үтте. Биектау районы вәкилләре республика җитәкчесенә ТАССРның 100 еллыгы символикасы ясалган истәлекле тәлинкә бүләк иттеләр. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район бакчачыларының тормыш сыйфатын яхшырту буенча республикадагы власть белән бергә һәм бердәм эшләүләре турында сөйләде. Татарстанда инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең чыгымнарын бергә финанслау программасы берничә елдан бирле уңышлы эшләп килә.

- Без әлеге программада ел саен катнашабыз. Кайдадыр юлларны тәртипкә китерсәк, кайдадыр контейнер мәйданчыклары ясап куябыз, су белән тәэмин итәбез. Программа үзенең кирәкле булуын раслады инде, - диде район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Биектау районында 23 меңнән артык җир участогын берләштергән 80 бакчачылык ширкәте исәпләнә. Республика җитәкчеләре бакчачыларга җир участокларын тәртипкә китерүдә гел ярдәм итеп торалар. Электр уздыралар, су белән тәэмин итәләр, юллар төзиләр. Бакчачылык территорияләрен төзекләндерүгә бүлеп бирелгән сумма 2017 елдан 2019 елга кадәрге чорда 150 миллион сумнан күбрәк тәшкил итә. Шуның 85 миллион сумы керү-чыгу юлларын ремонтлауга сарыф ителгән. Шундый мисалларның берсе - “Березка” бакчачылык ширкәтенә салынган юл. Әле күптән түгел генә бакчачылар мондый юл турында хәтта хыяллана да алмаганнар иде. Алар район җитәкчеләренә үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр һәм күпмедер вакыт узганнан соң аларны яңа асфальт юл белән сөендерделәр. Нәтиҗәдә хәзер 400ләп кеше үзләренең шәһәр читендәге йортларына уңайлы шартларда барып җитә ала.

Биектау районындагы бакчачыларга әле тагын бер нәрсәдә бәхет елмайды: райондагы дача участокларында берьюлы 10 трансформатор подстанциясе урнаштырылды. Моңа 25 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән. Тиздән шундый ук трансформатор “Колос” бакчачылык ширкәтендә дә куелачак. Бу урында авыл кешеләренең кыенлыкларны һәрвакытта да бергәләп җиңә баруларын әйтеп китү дә артык булмастыр. Үз көчләре белән суэтем башнясын алыштырганнар. Бакчачылык ширкәте рәисе район җитәкчеләре белән берлектә бакчачыларның яшәү шартларын яхшырту өстендә даими эшли.

Чара азагында Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков озак еллар эшләгәне һәм республика бакчачылыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ”Фотохимик” бакчачылык ширкәте вәкиле Любовь Максимовага Рәхмәт хаты тапшырды. Биектау районы республикада иң яхшыларның берсе булуын тагын бер тапкыр раслады.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев