Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Картиналарында - кешенең эчке дөньясы

Биектау районының Туган якны өйрәнү музеенда портретчы рәссам, сызыклар һәм штрихлар белән рәсем ясаучы китап графигы Хәйдәр Сайбаталовның иҗади мирасына багышланган күргәзмә ачылышы булды. Аның тормыш иптәше Ифира Зәкәрьевна танылган шәхесләрнең мәрхүм ире тарафыннан язылган портретларын күп еллардан бирле саклый, күргәзмәләр оештыра һәм иренең күркәм гамәлен дәвам иттерә.

Кичә-күргәзмә музыка белән җанланып ачылды. Музейга рәссам Хәйдәр Сайбаталовның иң якын кешеләре һәм шулай ук аның иҗатына карата битараф булмаучылар җыелды. Алар алдында Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады, ә яшьармиячеләр рәссам портретларында сурәтләнүчеләр турында сөйләделәр. Андыйлар арасында Михаил Девятаев, Маннур Саттаров, Минһаҗ Тимиров һәм башка бик күп кешеләр бар. Рәссам әлеге күренекле кешеләрнең һәркайсы белән очрашкан. Бу гади очрашулар гына түгел, кешене тулысынча ачарга мөмкинлек бирә торган җанлы әңгәмә була. Һәр портретта да иң мөһиме - күзләр. Рәссамның хатыны Ифира Зәкәрьевна әйтүенчә, иренә һәрвакытта да нибары карандаш белән кәгазь генә кирәк була. Ә калганы турында ул үзе кайгырта.

- Безнең өйгә аяк баскан һәр кеше кадерле кунакларыбызга әверелде. Хәйдәр иҗат итә алсын, полотнода аларның йөз чалымнарын гына түгел, эчке күңел халәтен дә чагылдыра алсын өчен мин барлык шартларны тудырырга тиеш идем. Кешенең уй-хисләре, эчке дөньясы аның йөзендә аермачык күренә, - диде Ифира Зәкәрьевна.

Хәйдәр Гозәерович гади гаиләдә туган, ул берничә сугышны башыннан кичергән. Иҗатының төп нигезен портретлар язу тәшкил иткән. Ул дүрт меңгә якын портрет иҗат иткән, йөздән артыгын Татарстанның Дәүләт музеена бүләк итеп биргән. Аның хезмәтләре әле тагын Россиянең 170 музеенда саклана. Гаилә дуслары рәссамның үзе турында да, аның бүгенге көндә сөекле иренең эшен дәвам иттерүче хатыны турында да ихлас хөрмәт һәм соклану хисләре белән сөйлиләр.

- Хәзерге вакытта безнең күз алдындагы кыйммәтләрне сакларга да кирәк бит әле. Алар нинди матурлар. Ифира Зәкәрьевна Хәйдәр белән бергәләп боларның барысын да бөтен күңелләрен биреп, җан җылысын кушып башкардылар. Без шушы гүзәллекне күрә алсын өчен Ифира Зәкәрьевна моңа бөтен гомерен багышлады. Андый кешеләр дөньяда бик сирәк була, - диде аларның гаилә дусты Абдулнасыр Атаханов.

- Мин бу гаиләгә сокланып туя алмыйм, ике арада тирән мәхәббәт, бер-берсен күз карашыннан ук аңлау. Алар һәрвакыт бербөтен булып яшәделәр. Хәйдәр безнең араларда юк инде, әмма Ифира ханым өчен ул элеккечә үк исән, - дип сөйләде гаилә дусты Венера Абзалова.

Ифира Зәкәрьевна иренең иҗат җимешләре саклансын өчен аның турында истәлек итеп Мемориаль музей ачарга уйлый. Әлеге вакыйганы бөек рәссамнең 2023 нче елда билгеләп үтеләчәк 100 еллыгына туры китерү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев