Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кафега йөрүчеләр официант кызга машина бүләк иткәннәр

Американың Галвестон шәһәрендәге кафега йөрүчеләр официант кызга машина бүләк иткәннәр.

Бу хакта Daily Mail басмасы хәбәр итә.

Адрианна Эдвардс (Adrianna Edwards) көн саен эшкә бару өчен җәяүләп 22,5 километр юл үтә торган булган. Эштән кайтканда да шуның кадәр үк җәяү атларга туры килгән аңа. Көн саен аның юлына 5 сәгать вакыты китә торган булган.

Эдвардс машина алу өчен акча җыйган, тик аның ашау-эчү, яшәү һәм үзе өчен тотканнан соң әллә ни акчасы калмаган.

Реклама

26 ноябрь иртәсендә ул иртәнге ашка килгән ир белән хатынга хезмәт күрсәткән вакытта сүз иярә сүз чыгып, юлга күп вакыты китүен әйткән.

Ир белән хатын ашап-эчкәннән соң киткәннәр һәм бераздан кызга сюрприз алып, әйләнеп тә кайтканнар.

Алар кызга 2011 елгы Nissan Sentra 2011  машинасы бүләк иткәннәр! Кыз башта моны шаярту гына дип аңлаган, ләкин кунакларның шаярту уйларында да булмаган! Хәзер кызның юлына ярты сәгать вакыты китә икән, көллияттәге укуына да иртәрәк барып өлгерә. Ул әлеге хәлгә һаман да ышанып бетә алмый икән, шунлыктан һәр ике сәгать саен ишегалдында торучы машинага күз салгалап ала икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев