Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Изге гамәлләре белән балаларны сөендерделәр

Хезмәт, Мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау Министрлыгының Биектау районындагы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 29 бала Дәүләт курчак театры актерлары тарафыннан алар өчен махсус әзерләнгән чыгышны мавыгып карадылар. Аннары “Өмет” Үзәге белгечләре бүләкләр һәм призлар белән күңелле Сабан туе уздырдылар.

Татарстан Республикасы Югары судының “Фемида” командасы хоккейчылары балалар өчен зур бәйрәм оештырганнар. Бу аларның “Өмет” Үзәгенә караган балаларны төрле бәйрәмнәр белән котлап, шатлык-сөенечләр бүләк итүләре беренче генә тапкыр түгел инде.

- Безнең очрашулар әлеге балалар өчен генә түгел, үзебез өчен дә мөһим. Биредә без күңелләребезне сафландырабыз, тормышның бик тә төрле һәм катлаулы булуына төшенәбез, - диде ТР Югары суды хөкемдары, “Фемида” хоккей командасы капитаны Марсель Фәхриев.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 29 бала һәм аларның әти-әниләре нәни пингвин һәм аның дуслары турындагы могҗизалы тамаша белән “Әкият” курчак театры артистларының чыгышыннан башланып киткән күңелле Сабан туена җыелдылар.

Артистлар чыгышыннан соң “Өмет” Үзәге хезмәткәрләре балалар өчен актив уеннар, аквагрим оештырдылар, шулай ук баллы мамык белән дә сыйладылар.

Реклама

- Хис-тойгылар ташкын булып ургыла, балаларның сөенүенә чик-чама юк. Шундый шатлык бүләк итүчеләргә безне онытмаулары, күңелле чаралар оештырулары өчен зур рәхмәт, - диде Юлия Павлова.

Бәйрәм азагында хоккейчылар балаларны туңдырма белән сыйладылар, аннары, күңелле бәйрәм турындагы истәлек үзенчәлекле балаларның хәтерендә генә түгел, фоторәсемнәрдә дә калсын өчен, фотосессия оештырдылар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X