Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар

21 апрельдә районда тугызынчы тапкыр җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елның 10 июнендә кул куйган Указы нигезендә, 2013 елдан башлап, 21 апрельдә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Нәкъ менә 21 апрельнең билгеләнүе очраклы түгел -1785 елда бу көнне Екатерина II җирле үзидарәләр турындагы закончалыкка нигез салган жалованье грамотасы булдыру турындагы документка кул куя.

Шәпше авылы мәдәният йортында узган тантаналы чарага җыелган җирле үзидарә хезмәткәрләрен район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Районның мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә багышланган концерт программасы белән чыгыш ясады. Тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев та катнашты. Чарада иң актив хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүген, 21 апрельдә, районның җирле үзидарә хезмәткәрләре бәйрәмне коллегалары белән бергәләп билгеләп үтәчәк. Ә пәнҗешәмбе көнне аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк.

Районда узган бәйрәм тантанасында Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җирле үзидарә - һәркемгә кагыла торган өлкә, дип билгеләп үтте. “Безнең Президентыбыз бәяләгәнчә, сез халыкка иң якын торучы структура. Сез - хакимият һәм халык арасында яктылык фильтры булып торасыз. Бүген безнең уртак бурычыбыз - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, Биектау районын яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы итү. Әлеге бурычларны гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, компетенциясенә һәм җаваплылыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, бергәләп эшли белүенә, теләсә нинди, хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә үлчәнгән алымнарны табуга да бәйле”, - диде район Башлыгы.

Россиядә бүгенге көндә 400 меңнән артык җирле үзидарә хезмәткәре исәпләнә. Шуларның 100 дән артыгы Шәпше мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итте. Араларында Татарстан Республикасының иң мәртәбәле бүләкләрен алучылар да бар. Район Башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров республика Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Авыл җирлеге башлыклары, аларның ярдәмчеләре, Башкарма комитет башлыклары һәм аларның урынбасарлары - барлыгы 19 кеше - төрле ведомстволарның Мактау кәгазьләренә ия булды.

Реклама

Республиканың «Муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе чирек гасыр дәвамында Ташлы Кавал авыл Советында секретарь булып эшләүче Равилә Сәләхетдинованың хезмәтен югары бәяләде. “Уйлап карасаң, 25 ел - ул кеше гомеренә тиң вакыт. Әлбәттә, эш барышында төрле кыенлыклар белән очрашырга туры килде. Кайвакыт, утырасың эштә, “булды, туйдым, китәм”, дип өметсезлеккә, төшенкелеккә биреләсең. Шунда бер авылдашыңнан эчкерсез рәхмәт сүзләре ишетсәң, яңадан эшкә дәрт уяна”, - ди Равилә Сәләхетдинова.

Биектау авыл җирлеге башлыгы Йосыф Галимов өчен бу бәйрәм быел икеләтә истәлекле булды. Чөнки ул үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Хезмәттәшләре аны котлап, алкышларга күмде. Ул авыл җирлеге башлыгы булып 2000 елда эшли башлый. 20 елдан артык алыштыргысыз башлык булып тора. Район үзәгендә ул битараф калган бер генә проблема да юк, район үзәген матур, төзек, аның халкы һәм кунаклары өчен уңайлы итеп күрергә омтылуы белән кешеләр арасында ихтирам казанды да инде.

“Иң мөһиме, һәр мөрәҗәгатькә вакытында, оператив рәвештә җавап бирергә, сүзеңне реаль эшләр белән ныгытырга, беркемгә дә үпкә сакламаска өйрәнергә кирәк. Безнең эштә вак проблемалар юк. Аларның һәрберсе кеше язмышы белән бәйле”, - ди Йосыф Галимов.

Җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм район хакимиятенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, Биектау районы авылларының йөзе күзгә күренеп, уңай якка үзгәрә, кешеләргә яшәр, эшләр, балалар тәрбияләр өчен шартлар тудырыла. Районны даими яшәү өчен кулай тапкан кешеләр дә ел саен арта бара. Соңгы елларда гына да халык саны һәр елны уртача 1 мең кешегә арта бара. Җирле үзидарә район хакимиятенең ышанычлы терәге, өметле таянычы булып тора.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев