Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иңнәрдә - канатлар

20 нче ноябрьдә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында “Сезнең бизнеска канатлар” бәйгесенә йомгак ясалды. Анда эшмәкәрләрнең социаль юнәлештәге иң яхшы проектларын һәм “Сезнең бизнеска канатлар” бәйгесе җиңүчеләрен атадылар.

Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы “Сезнең бизнеска канатлар” бәйгесен “Татнефтехиминвест-холдинг” ярдәмендә 2020 елның 13 нче июлендә башлап җибәргән иде. Бәйгенең максаты - Татарстанның бизнес-бергәлеген кызыксындыру һәм ярдәм итү, бизнесны киңәйтү буенча гамәлдә булган проектларны, яисә яңа башлангычларны тормышка ашыруда ярдәм итү. Призлар фонды 1200000 сум. Бәйгедә республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарыннан эшмәкәрләр катнашты. Бәйге финалына 43 проект чыкты. Иң яхшыларны халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә tpprt.ru сайтында сайладылар.

Порталдан файдаланучы һәр кеше дә проектларның берсе өчен бары тик бер генә тапкыр тавыш бирә алды. Эшмәкәрлек башлангычлары тармаклары бихисап күп. Болар - белем бирү проектлары, балалар конкурслары, телевидение программалары циклы, спорт проектлары, финанс һәм юридик белемлелек, фермерлар, өлкәннәр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен проектлар һәм башкалар. “Сезнең бизнеска канатлар” бәйгесендә 12 проект җиңү яулады. Алар арасында “Биектау ТВ” телеканалының “На десерт” һәм “Сахар ОК” программалары да бар.

Катнашучыларга дипломнарны һәм җиңүчеләргә сертификатларны “Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы” Союзы Рәисе Шамил Агеев тапшырды.

Реклама

“Вазгыять хәзерге вакытта бизнеста да, тормышта да гади түгел, әмма аңа идарә итәргә мөмкин. Мин сезнең һәркайсыгызга да бәйгедә катнашканыгыз өчен, шушындый чорда инициатива күрсәткәнегез өчен рәхмәт әйтәм. Сезнең өчен иң мөһиме сертификатларда, җиңүдә генә түгел икәнлеген, ә бәлки яраткан эшең белән шөгыльләнү, аны үстерү мөмкинлеге булуда икәнен дә ышанып әйтә алам. Һәм моны хупларга гына кирәк. Киләсе елда да без бизнеска ничек ярдәм итү юлларын табарбыз, дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте ТРның Сәүдә-сәнәгать палатасы (ССП) җитәкчесе. Шамил Агеев әйтүенчә, әлеге бәйгедә оттыручылар юк, барлык эшмәкәрләр дә ТРның ССП әгъзалары булдылар. Аларның җиңүе дә нәкъ менә шушында, алар һәрвакытта да анда мөрәҗәгать итә алалар.

Бәйге катнашучылар - быел ТРның Сәүдә-сәнәгать палатасына керүчеләрнең барысына да “Татарстан Республикасының Сәүдәсәнәгать палатасы” Союзының әг ъз а лык биле тларын һәм ТРның сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларының значокларын тапшырдылар. Җиңүчеләр үз проектларын үстерүгә 100 мең сумлык сертификат алдылар.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X