Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова түзергә сорады

"Атказанмаган" җырчы Илсөя Бәдретдинова тамашачыдан тагын берничә елга чыдауны сорый. Нишләрбез икән?

– Көннәрдән бер көнне сезнең язмышыгыздан Илсөя Бәдретдинова югалса, берни дә үзгәрмәячәк бит, Казан? Ничек яшәдәгез - шулай яшәячәксез. Ә менә Илсөя Бәдретдинова язмышыннан сез югалсагыз - бетте баш! Малайны үстерергә кирәк, түзегез инде, яме? Алай артык, керфекләремә басып сальто ясый белмим, шулай да хәлемнән килгәнчә тырышырмын инде, яме? - дигән ул Казанда узган концертында.

"Татар Тудей"га сөйләгәнчә, бүген эстрадага эләгер өчен артык моң-тавышка ия булу мөһим түгел, дип әйтә җырчы. Популярлык казаныр өчен хәзер икенче нәрсәләр кирәк: “Кешедә харизма дигән нәрсә булырга тиеш. Артист кешенең үз тамашачысына әйтер сүзе, җиткерер фикере булырга тиеш. Артист тамашачыларга җанын бирергә тиеш. Менә, мәсәлән, минем вокал сәләтем бөтенләй юк. Мин үземне җырчыга санамыйм да, дөресен генә әйткәндә. Ләкин мин 17 ел буена бер генә тапкыр да бер кешене дә үземнең концертыма көчләп алып килгәнем булмады. Алар үзләре киләләр һәм тамашачым килеп торганда минем, әлбәттә, эшлисем килә”

Килеп тор, Илсөя, без дә барып торырбыз, яме! Малайны, чыннан да, үстерергә кирәк бит инде..., дип яза Кызыл таң

 


Фото: vk.com

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев