Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Бәдретдинова бәби көтә?

Инстачылар җырчыга кыз алып кайтырга куша.

Илсөя Бәдретдинованың инстадуслары арасында бәби алып кайтырга ярдәм итәргә теләүчеләр табылган. Җырчы инстаграмга бер үпкәләп утыручы кечкенә кыз видеосын куйгач, аңа комментарийлар яудырганнар. Авызларын бөреп, чын күңелдән үпкәләп утыручы кыз турында: «Минем кызым булса, шушындый булыр иде, мөгаен», — дип яза Илсөя.

«Мин ул кызның әтисе була алам», — дип шактый кыю тәкъдим ясаган бер инстачы егет. «Илсөя, Гүзәлгә номерымны калдырдым. Мин сине свиданиегә чакырмакчы идем. Шалтырат миңа, зинһар өчен», — дип язган икенчесе.

Илсөянең кыз бала турында язуы юкка түгелдер, «бәби көтә ахры» дип фаразлаган бер ханым. «Орлыгы салынгандыр дип уйлыйм. Курайчы егетең бик шәп әти булыр иде. Мәзәктәге кебек: бу баланы табам, орлыгы әйбәт, председательнеке», — дип язган ул.

«Синең кызың искиткеч шаян, акыллы һәм бик кадерле бала булачак», — дип Ләйлә Дәүләтова да комментарий калдырган. «Булыр дисеңме?» — дип сораган аннан Илсөя. «Дөньяда син булдырмый торган эш юк», — дигән Ләйлә.

Реклама

«Булыр, Илсөя, вакытың гына узып куймасын. Табып куй әле бер матур кыз. Ана өчен кыз бала бик кирәк. Кыз бала гомер буе синеке була, ә малай өйләнгәч хатынныкы. Менә бүген ят та, матур күзләреңне түшәмгә терәп, йөрәгеңне баш миеңә кушып, уйлап ят әле», — диючегә: «Болай да гел уйлап йөрим инде», — дигән җырчы.

«Хәзер бөтен эшегезне ташлап, шуның өстендә эшләргә утырыгыз. Тамашачы сорый бит, өметләрен акларга кирәк»; «Пока акча бигәндә алып кайт инде икенчесен», — дип язганнар. «Алып кайт инде, Илсөя, үзем карашырмын», — дигәннәр хәтта.


 Подробнее: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X