Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җилкендердең, Сабан туе!

Узган ял көннәрендә Биектау районында игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләп узды. Бу бәйрәмдә халкыбызның бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен- йолалары бергә кушыла. Сабан туе бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган, берләштерә торган бәйрәм дә ул.

Инде иртәнге якта ук, бәйрәм узасы төп мәйданга районның барча халкы җыелып, тамаша кылырга ашыкты.

Сабан туе бәйрәме - ул, беренче чиратта, милләтләр дуслыгын чагылдыра торган бәйрәм. Биектауда бердәм һәм дус-тату яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешләре җырбиюдә генә түгел, мәйдан янәшәсендә төзелгән йортларда да тасвирланды. Бәйрәм кунакларын әнә шундый мәйданчыклар үзенә җәлеп итте. Биредә һәр халык үзенең гореф гадәтләрен, уен-җырларын, милли ашларын, милли киемнәрен күрсәтте. Аларның һәркайсында диярлек йөреп чыккан бәйрәм кунаклары зур тәэсирләр алдылар, үзләрен борынгы һөнәрчелектә сынап карадылар. Балчыктан чүлмәк ясау остасы Виктория Айбетова быелгы бәйрәмдә тамашачыларга чүлмәк ясау серләрен өйрәтте.

«Мин 12 ел инде борынгы шөгыль - чүлмәк ясау белән мәшгуль. Күңел биреп эшләгәндә чүлмәкләр бик матур килеп чыга. Безнең әби-бабайлар аны бик оста эшләгән. Алардан калган мирасны килер буыннарга да тапшырырга телим», - ди Виктория Айбетова. Оста янына халык күп җыелган. Балчыктан нечкә билле чүлмәкләр туган мизгелне һәркем кызыксынып күзәтә.

Һәр милләт үз йортын шул халыкка гына хас булган бизәкләр белән бизәгән. Һәр йортта мул итеп милли ашлар әзерләнгән. Коймакны һәр милләт яратып әзерли. Аның хуш исе мәйдан өстенә дә таралган. Татар халкының яраткан җырчысы Элвин Грей да коймак миче яныннан тыныч кына узып китә алмады. Район җитәкчелеге белән бергәләп ул да һәр милләт йортында кунак булды. Бәйрәм уңаеннан бу көнне агач өйләр дә кунакларны кабул итте. Рус милләтен тасвирлаган йорт янында гына чегән йорты да урын алган. Алар хисләрне, күңелләрне тагын да җилкендерде.

Бу вакытта инде Сабан туе мәйданында халык шактый иде. Ат чабышын тамаша кылганнан соң халык күңел ачу мәйданына агыла. Сабан бәйрәменең иң күп тамашачысын җыя торган тагын бер урыны - республикабызның танылган иҗат әһелләре чыгыш ясый торган сәхнә. Тагын бик күп кечкенә мәйданчыкларда спорт ярышлары үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, биек колга башына үрмәләп менү кебек бәйгеләрне дә тамашачы бик яратып карады һәм үзе дә рәхәтләнеп катнашты. Ерак та түгел балык тоту ярышы бара. Кармак белән түгел, кул белән. Балалар өчен махсус уен зоналары әзерләнгән. Алар да ярыша. Кайчы белән җепкә асылынган бүләкләрне бик үҗәтләр генә кисә ала. Җиргә чәчелгән апельсинны да чиләккә билгеле бер вакыт эчендә бик җитезләр генә җыя ала. Мондый ярышларны тамаша кылган кеше ел буена җитәрлек кәеф туплап кайта.

«Бәйгеләр, ярышлар бик кызыклы итеп оештырылган, - ди бәйрәм кунагы Альберт Шакиров. - Мондый тамашаны мин беренче тапкыр күрәм».

«Без Сабан туена бик теләп киләбез. Бездә район җитәкчелеге Сабан туен ел саен халыкны тагын да гаҗәпләндерерлек итеп, сагынып сөйләрлек итеп оештыра белә», - дип уртаклашты үзенең хисләре белән Рәзилә Галиәхмәтова.

«Мин бәйрәмгә оныгым белән килдем, - ди Рәззәт Шакиров. - Милли бәйрәмнәребезне күреп үссен әле».

Сабан туен менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык итеп уздыру, игенче хезмәтен данлау, милләтебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне барлау районыбыз халкына хас күренеш. Чөнки милли бәйрәмебез ел буена җитәрлек көч-дәрт бирә, җәйләр җитү белән аны кабат сагынып көтеп алабыз.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев