Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Илебездә терлекчелек бер урында тормый

Әле күптән түгел генә “Элита” предприятиесе базасында “2021-2030 елларга Татарстан Республикасында сөт терлекчелеген үстерү концепциясе” дигән темага ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында түгәрәк өстәл булды. Бу чарада республиканың иң көчле предприятиеләре вәкилләре катнашты, кунакларга компаниянең һәр участоктагы эшен күрсәттеләр, эш барышында файдаланыла торган яңалыклар һәм заман технологияләре белән таныштырдылар.

Чараның кунаклары Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба һәм Мам а д ы ш р а й о н н а р ы н ы ң э ш күрсәткечләре буенча иң яхшы хуҗалыклары җитәкчеләре булды. Алар “Элита” предприятиесе мәйданчыгын: үгезләрне, азык һәм сөт лабораторияләрен карадылар, күзәттеләр, орлык продукциясен фасовкалау линиясендә дә булдылар. Аннары Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашындагы очрашу барышында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

- Хуҗалыкларның бүгенге көндә савым, артым алу, продуктлылык, көтүне яңарту буенча ничек шундый югары күрсәткечләргә ирешә алуларын белү кызыклы булыр, дип уйлыйм. Һәр район да үз тәҗрибәсе белән уртаклашыр, андый уңышларга ничек ирешүләре турында сөйләр, - дип ассызыклады ТР Авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов.

Киңәшмә барышында республикада терлекчелекне үстерүнең 10 еллык программасы, субсидияләр кирәклеге, аларның формалары һәм хуҗалыкларга башка ярдәм турында сүз барды.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, Татарстанның терлекчелектә һәм үсемлекчелектә хәләл продукция җитештерү буенча беренче булырга тиешлеген истә тоту мөһим, һәм бу мәсьәлә хәзер аеруча кискен тора.

Җитәкчеләрнең планнарында шулай ук - һәр районда хуҗалыклар базасында алдынгы тәҗрибә уртаклашырлык, кирәкле бөтен нәрсәгә өйрәнерлек һәм эштәге барлык технологик яңалыкларны шәхсән үзең күрерлек пилот проектын булдыру. Бу көчләрне һәм вакытны шактый янга калдырыр, эшмәкәрләргә республиканың иң ерак почмакларында да үсәргә мөмкинлек бирер.

Россиядә терлекчелек тә, үсемлекчелек тә бер урында тормыйлар, мондый чаралар республикага эшенең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген гадел итеп бәяләргә һәм үзенең көндәшлеккә сәләтле булуын сакларга ярдәм итәр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев