Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Игеннәр мул, күңелләр көр

Биектау районында урыпҗыю эшләре азагына якынлашты. Бер үк вакытта туфрак әзерләү һәм уҗым культураларын чәчү дә бара.

Быелгы җәй кояшлы булды. Яңгыр явып узуга карамастан, кырлардагы эш тулы көченә бара. Август азагына Биектау районында 20 мең гектар диярлек бөртекле культуралар җыеп алынды, 60 тоннадан күбрәк суктырылды. Уңыш гектардан 30 центнер чыга. “Битаман” хуҗалыгы - алдынгылар арасында.

- Урып-җыюны бер атнада төгәлләрбез, дип уйлыйм. Җәй корылыклы килүгә дә карамастан, уңыш шәп, хәтта рекордлы дисәң дә була. Хәзерге вакытта 45не җыябыз, Әле яхшы басуларыбыз бар, бу санның тагын да югарырак булуы ихтимал, - диде “Битаман” хуҗалыгы җитәкчесе Шәүкәт Вахитов.

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә 4 ашлык җыю комбайны эшли. “Битаман”да шулай ук уҗым культураларын чәчү эшләре кызу темпта алып барыла. Моның өчен хәтта чәчү мәйданнарын арттырырга дигән карар да кабул ителгән.

- Уҗым культураларының төп мәйданнары чәчелде инде, якын көннәрдә көзге чәчүне тәмамларга планлаштырабыз. Рәтләргә минераль ашламалар, шулай ук аларның сыек төрләрен дә кертеп, перспективалы сортлар кулланабыз, - дип билгеләп үтте “Битаман” хуҗалыгы директоры Шәүкәт Вахитов.

Хуҗалыкта эшләүче барлык техника да механизаторлар һәм шоферлар белән тәэмин ителгән. Һава торышы бозылмаса, урыпҗыю бер атнада төгәлләнер дә.

Районда хәзерге вакытта урыпҗыю гына түгел, уҗым культураларын чәчү эшләре дә бара.

Реклама

- Бездә бер үк вакытта уҗым культураларын чәчү өчен туфрак әзерләнә һәм өске катлам эшкәртелә. Басуларда 22 агрегат эшли, өске катламны эшкәртү 13600 гектар тәшкил итә - бу бөтен мәйданның 35 проценты дигән сүз, - дип аңлатты Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов.

1 2 3 0 0 г е к т а р г о м у м и мәйданның 5 мең гектардан күбрәгендә уҗым культуралары чәчелгән. Тиешле эшләрнең яртысы диярлек инде башкарылган, ә бу хуҗалыклар эшне үз вакытында тәмамларлар, дигән ышаныч уята.

Алдынгы хуҗалыклар арасында финишка якынлашып килүче “Березка”ны мисал итеп китерергә мөмкин. Шулай ук “Татарстан”, “Битаман”, “Серп и молот”, ”Красная заря” авыл хуҗалыгы предприятиеләренең дә күрсәткечләре менә дигән.

Август азагы яңгырлы булганлыктан, урып-җыю эшләре берничә көнгә тукталып торды. Һәм хәзер һава торышы уңай торганда чәчү 5 нче сентябрьгә тәмамланыр. Урып-җыю 8-10 сентябрьгә төгәлләнер, дип көтелә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X