Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгынга каршы көрәш буенча күнегүләр узды

Биектау районы 3 нче урта мәктәбендә янгын чыккан очракта балаларны эвакуацияләүгә багышланган күнегүләр узды.

Күнегүләрнең шартлы  сценарие буенча янгын мәктәп бинасының беренче катында килеп чыга, зыян күрүчеләр дә була. Укучылар һәм укытучылар оператив рәвештә  янгын чыккан бинадан чыгарга тиеш була. Кагыйдә буенча билгеләнгән җаваплы кеше янгын сүндерүчеләргә шалтырата һәм янгында зыян күрүчеләргә беренче ярдәм оештыра башлый. Күнегүләр вакытында куелган һәр бурычны мәктәп коллективы дөрес итеп үтәп чыга. Шундый ук күнегүләрне  Биектау районының барлык мәгариф учреждениеләрендә дә оештыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев