Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң шәп тәрбияче – Казанда

Ямаширмә авылының “Йолдыз” балалар бакчасында “Иң милли тәрбияче” республика бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Моңа кадәр Татарстанның төрле районнарында узган бәйгеләрдә беренче урын алган иң яхшы 12 тәрбияче, һөнәри осталыгын күрсәтергә дип, Биектау районында җыелды.

Бәйгенең йомгаклау этабы Ямаширмәнең “Йолдыз” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның күркәм чыгышыннан башланды. Милли үзәк буларак, әлеге балалар бакчасы тәрбиячеләр арасында бәйге оештырды һәм әйтергә кирәк, бу чарага игътибар елдан-ел арта. Быел Ямаширмәдә Биектау, Арча, Теләче, Балтач, Саба һәм Казаннан иң яхшы тәрбиячеләр очрашты.

– Бәйгенең жюри составына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Надия Мифтахетдинова, институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, доцент Рәсимә Шәмсетдинова, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте укытучысы Әлфия Төхвәтуллина керә. Җиңүчегә “Иң милли тәрбияче” дипломы, Гран-при, Кубок һәм милли кәләпүш белән изүлек тапшырылачак, – диде балалар бакчасы җитәкчесе Ләйлә Гыймадиева.
Бәйгедә 200дән артык кеше катнашу теләген белдергән. Алар арасыннан призлы урыннарга лаек булган 50 эшне сайлап алганнар. Ямаширмәгә исә җиңүчеләр килгән. Алар балаларны милли мәдәнияткә өйрәтүдә үз алымнарын чагылдырып, махсус презентация әзерләгәннәр.

– Бәйгегә 200дән артык гариза килеп иреште. Без һәр эшне җентекләп өйрәндек. Гомумән алганда, аларны югары бәялибез. Бәйгегә килгән эшләр бай эчтәлекле, мәдәниятебез тарихын, милли традицияләребезне тагын да яхшырак аңларга ярдәм итә. Мондый бәйгеләр бик кирәк дип саныйм, – дип ассызыклады Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Төхвәтуллина.

Реклама

Бүген Биектау районында 40 балалар бакчасы эшли, аларның 16сында балаларга татар телендә белем бирәләр.
Бәйгене Биектау муниципаль районының мәгариф бүлеге, Арча педагогика көллияте һәм Ямаширмәнең “Йолдыз” балалар бакчасы оештырган. “Иң милли тәрбияче” республика бәйгесендә Казанның Совет районында урнашкан 402 нче номерлы балалар бакчасында эшләүче Рания Хәсәнова җиңү яулады.

Галия Илдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X