Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңү Паркына тагын бер танк куйдылар

Биектау авылының Җиңү Паркына тагын бер хәрби техника кайтарылды. Кайчандыр Совет Армиясенең көче һәм куәте булган Т-80 танкы паркта башка төр хәрби техникалар янында үз урынын тапты. Биектау юнәлешенә таба танкка 1000 км араны үтәргә туры килә. Танк Свердловск өлкәсендәге хәрби техникалар саклана торган Камышлово базасыннан кайтарылды.

Кайчандыр Т-80 танкы легендар техника булган. Әмма бүген инде аның тышкы корпусы гына сакланып калган һәм ул музей экспонатына әверелгән.

“Т-80 танкы Совет Армиясе өчен 1976 елда эшләнә башлады һәм 1998 елга кадәр чыгарылды. Үз вакытында ул дөньяда иң куәтле танкларның берсе иде. Америка Кушма Штатларында 1980 елдан башлап чыгарыла торган M1 Abrams техникасыннан күпкә заманчарак иде ул”, - диде Биектау районы хәрби комиссары Александр Найдёнов танкка бәяләмә биргәндә.

Әлеге техниканың газ турбиналы двигатель ярдәмендә эшләве Т-80 танкын уникаль иткән сыйфатларның берсе булып тора. Двигатель танкка тизлек тә, куәт тә бирә. Ул бензин, дизель керосины, авиациядә кулланыла торган ягулык белән эшли ала. Моннан тыш, аны суыкта да тиз генә кабызып була. Дошманны 4-5 км дан юк итәргә сәләтле була ул. Снарядка каршы динамик көбәсе (броня) булу танкның тагын бер уникаль үзенчәлеге булып тора. Дөньяның башка бер генә илендә дә андый сыйфатларга ия булган танк эшләп чыгарылмый. Ул тигез юлда 70 километр/сәгать тизлектә йөри. Ә кыр шартларында аның тизлеге 40-45 км/сәг. тәшкил итә.

Танкны Биектау Җиңү паркына урнаштыру берничә этапта барды. Иң элек аның өчен аскуйма төзелде. Аның өстенә кран ярдәмендә 35 тонналы танк урнаштырылды. Танкны юу, буяу эшләре 9 май - Җиңү көненә тәмамланырга тиеш.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев