Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңү парадын күрергә хыяллана

Заманалар авыр диләр, кем күтәреп караган, дигән бик мәгънәле сүзләр бар. Сүз сугыш еллары, сугыш арты еллары авырлыгы турында бара. Дөньяны ул чорда безнең әбиләр, бабайлар, әтиләр, әниләр күтәргән, сөякләре дә ныгымаган, көч тә туплап өлгермәгән балалар күтәргән. Райондашыбыз Мөршидә Бадиговага узган елның 14 ноябрендә 95 яшь тулды. Күптән түгел ул Әтнә районыннан Биектау районына күчеп килде. Өлкән яшьтәге кешеләрнең кайсын гына алма, бала чакта, сугыш елларында күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә алар. Чөнки алар ул елларның авырлыгын бүген дә йөрәкләрендә, хәтерләрендә, күңел түрендә күтәреп йөри.

Мөршидә Гариф кызы Бадигова Подольскида туып үсә. Бөек Ватан сугышы елларында ул 2 ел радист булып хезмәт итә. Фронтта төшкән фотоларын ул гомере буе тузан да тидермичә саклап яши. Бүген дә безнең белән сөйләшкәндә ул кулына шул фотоларны алды.

- Сугыш турында сөйли башлаганда йөрәк тынычлыгын югалта. Һәркемнең күңелендә тетрәндергеч эзләр калдырды ул. Сугыш башланган хәбәрне ишеткәч тә яшьлек тә, моңа кадәр яшәгән тормыш та әллә кайда, еракта калган кебек булды. Алда бары тик билгесезлек. Нәрсә булыр, безне нинди язмыш көтәр, - дип сүз башлады Мөршидә әби. Фронтка ул 1943 елда алына. Үзен сугышка алырлар дип уйлап та карамый ул. Сугышка киткәнче башлангыч мәктәптә эшли, балаларга хезмәт һәм җыр дәресләре бирә. Көннәрдән бер көнне аны спорт ярышларына җибәрәләр. Ул анда йөгерү дисциплинасы буенча барысын да узып, беренче килә, мылтыктан да төз ата, граната да тиешле урынга барып төшә. Өч көннән соң аңа хәрби комиссариаттан сугышка китәргә чакыру килеп ирешә. Бик тиз генә рюкзакка иң кирәкле әйберләрен җыя - кием, җамаяк, киптерелгән ипи һәм башкалар.

Дүрт ай дәвамында аларны радиотелефонистлыкка укыталар. Соңыннан Константин Рокоссовский командалык иткән 2 нче Белорус фрон- тына җибәрәләр. Мөршидә Бадигова Белорусия, Польша, Кенигсбергны фашистлардан азат итүдә катнаша. Ә Җиңү көнен ул Берлинда каршылый. 9 майдан соң да Мөршидә тиз генә туган җиренә кайта алмый. Аңа шул елның ноябренә кадәр Кольсдорф шәһәрендә яшәргә туры килә.

- Без Казаннан 3 кыз идек: Юлия Елисеева, Вера Ванюшина бар иде. Безне Германиядән тиз генә җибәрмәделәр, алмаш килүне көттеләр. Көн саен елый идек, шулкадәр туган җир сагындырды, сүзләр белән генә әйтеп, аңлатып булмый торган сагыну. Мин үземнең сугышчан дус кызларымны гомерем буе сагынып яшәдем. Эзләтеп тә караган идем, адреслары булмагач, ул елларда тиз генә табып була торган түгел иде бит. Хәзер генә заманалар үзгәрде. Эскерттәге энәне дә табалар, - дип көрсенеп куйды Мөршидә әби.

Мөршидә Бадигова әйтүенчә, фронтта аны яратып йөргән егетләр бик күп булган. Әмма ул үзенә ирне читтән эзләмәгән.

- Мин үземнең иремне туган җирдә таптым. Егетнең дә менә дигәнен, - ди Мөршидә Гарифовна. Алар тормыш иптәше Тәлгать абый белән 3 кыз, бер ул тәрбияләп үстерә. Үзләренең алтын туйларында да бергәләп утыралар. Бүген инде Мөршидә әбинең оныклары да үсеп җиткән, аларның да 9 баласы бар. Сугыш ветераны өчен алар барысы да кадерле. Ул балала- рын, оныкларын, оныкчыкларын һәрвакыт сагынып яши.

Быел беренче тапкыр Биекта- уда Җиңү көнен каршыларга, район парадын күрергә хыяллана ул. Аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп калабыз.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев