Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң мөһиме - халык иминлеге

Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында районның террорга каршы көрәш комиссиясе 1-10 май көннәрендә гражданнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Анда 1 май һәм Бөек Ватан сугышында Җиңнең 76 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган бәйрәм чараларында экстремистик хәлләрне булдырмау һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны арттыру турында сүз барды. Искәртеп үтәбез, Россия Президенты Владимир Путин 1-10 май көннәрен тоташ яллар итү турында указга кул куйган иде.

1 һәм 9 май көннәрендә Россиядә, шул исәптән Татарстанда да массакүләм бәйрәм чаралары уздырыла. Алар арасында иң мөһиме - 9 майда узачак Җиңү парады. Район җитәкчелеге барлык авыл җирлеге башлыкларын бу көннәрдә ял итү урыннарын аерым игътибар үзәгенә һәм контрольгә алырга чакырды.

Җиңү парады, елдагыча, район үзәгендә - Биектау тимер юл станциясендә узачак. Парад барышында транспорт хәрәкәте туктатылып торачак. Бәйрәм кунаклары да Роспотребнадзор куйган таләпләр нигезендә утырачак. Сугыш һәм тыл ветераннары өчен аерым урындыклар көйләнә. Ветераннарны коронавирус инфекциясе йоктырудан саклау һәм аларның иминлеген тәэмин итү максатыннан урындыклар Роспотребнадзор таләпләрен искә алып урнаштырылачак. Тамашачылар саны да 70%ка кадәр кыскартылачак.

Янгыннан сакланыгыз

Май уртасына кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим сакланачак. Киңәшмә барышында бу мәсьәләне Биектау районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Алексей Разгулов күтәреп чыкты. Ул янгынга каршы махсус режимның 16 майга кадәр дәвам итүе һәм режим вакытында коры үлән, чүп-чар яндырырга һәм шашлык кыздырырга ярамаганлыгы турында искәртеп үтте. Янгынга каршы режим таләпләрен бозган гражданнарга административ штрафлар салына.

“Мәсьәләнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген статистик мәгълүматларга карап та белеп була, - дип билгеләп үтте Алексей Разгулов. - Узган елның апрельмай айларында - янгынга каршы махсус режим барышында район территориясендә коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру нәтиҗәсендә 46 урында янгын чыкты. Бүгенге көндә инде Биектау районында 15 янгын чыгу очрагы теркәлде”.

Карактан сакланыгыз

Б ә й р ә м к ө н н ә р е н д ә гражданнарның милек иминлеген саклау мәсьәләсе дә беренче планга чыга. Чөнки күп кенә кешеләр, йортларын бикләп, чит җирләргә ял итәргә китә. Угрыкараклар нәкъ бәйрәм вакытларында активлаша да инде. Әгәр йорт-җирегезне бикләп, кая да булса китәргә җыенгансыз икән, бу турыда күршеләрегезгә хәбәр итеп, алардан күз-колак булуларын үтенергә онытмагыз. Яхшы ишек, яхшы бик каракларны тоткарлап калырга мөмкин. Сакланганны гына саклармын, дигән гыйбарәне дә истән чыгармаска кирәк. Бүгенге көндә ведомстводан тыш сак экипажларының эшчәнлеге тәүлек буе эшли торган режимга көйләнгән. Милекне үзәк саклау пультына сак астына куйган очракта, экипаж сигнал буенча тиешле урынга санаулы минутлар эчендә килеп җитә һәм милек урлау очракларына юл куелмый кала. Йорт-җирне пульт саклавы астына кую өчен участок полициясе хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үзегезне, балаларыгызны саклагыз

Гражданнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә район халкы иминлеге, аеруча балалар сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын саклау темалары алгы планга чыкты. Бу юнәлештә түбәндәге киңәшләрне истә тоту аеруча зарур.

Кеше аз булган урыннарда ялгыз гына йөрергә тырышмагыз. Аеруча кичке якта, төнлә парклар һәм спорт мәйданчыклары аша, буш автостоянкалар яныннан ялгыз гына узмагыз. Өйгә кайтканда кеше күп йөри торган урамнарны һәм яктырак урыннарны сайлагыз. Әгәр сезгә кем дә булса һөҗүм итә калса, мөмкин кадәр катырак кычкырыгыз, ярдәмгә чакырыгыз.

Язгы бәйрәм көннәрендә балалар да рәхәтләнеп ял итә. Алар күбрәк үзләре генә саф һавада уйнарга ярата. Балалар иминлеген әти-әниләр сакларга тиеш. Иң беренче чиратта аларны караучысыз калдырмаска киңәш ителә. Балаларны өйдә ялгыз гына калдырган очракта әтиәниләр аларны түбәндәгеләр турында кисәтеп куярга тиеш:

- таныш булмаган кешегә ишек ачмаска;

- таныш булмаган кешеләр ничек кенә игътибарны җәлеп итәргә тырышмасын, нинди генә чаралар белән кызыктырмасын, аларга ияреп беркая да китмәскә;

- таныш булмаган кеше машинасына утырмаска;

- караңгы төшкәч урамда уйнамаска;

- таныш булмаган кешеләр белән бергә подъездга, лифтка кермәскә.

Таныш булмаган кешенең бала үзе белмәгән кеше икәнлеген аңлатырга кирәк.

Балаларга әти-әни өйдә булмаганда, алар исеменнән дип килгән таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска, аларга акча яисә башка әйберләр бирмәскә, аларны төн кунарга калдырмаска кирәклеген аңлату зарур. Үзен почтальон, табиб, полиция хезмәткәре, сантехник, электрик дип таныштырган кешеләргә, ничек кенә үгетләсәләр дә, ишекне ачмаска дигән киңәшләр бирергә кирәк.

Таныш булмаган кеше, баланың әнисе кушуы буенча килдем, дип әйтергә мөмкин. Ул балага мультфильм яисә конфет тәкъдим итәргә мөмкин. Бала һәр тәкъдимне кире кагарга, куркыныч янаса каты итеп кычкырырга, ярдәмгә чакырырга тиеш.

Әти-әниләр үз баласы артыннан мәктәпкә, өйгә яисә ишегалдына беркайчан да чит кешене җибәрмәячәкләре турында балага аңлатырга тиеш. Әгәр таныш булмаган кеше бала янына килеп, әти-әнисе исеменнән сүз башлый икән, балага кеше күп йөри торган урынга йөгереп китәргә, әти-әнисенә шалтыратырга яисә полициягә мөрәҗәгать итәргә тиешлеген дә аңлату зарур.

Яшүсмер балалар белән дә әти-әниләргә куркыныч яный торган адымнар турында еш сөйләшергә киңәш ителә. Түбәндәге кагыйдәләрне т агын б ер кат яшүсмер б а л а л а р ы г ы з н ы ң и с е н ә төшерегез:

- өйдән чыкканда баланың кая һәм кем белән барганлыгын, аның белән ничек элемтәгә кереп булганлыгын ачыклап калырга кирәк;

- очраклы гына танышкан кешеләр белән аралашмаска, таныш булмаган компаниягә кермәскә;

- өйгә кайчан кайтуы турында телефоннан хәбәр итәргә кирәклеген исенә төшерү зарур.

Балагызның кемнәр белән аралашуын, аның кайларда булуын, нинди әдәбият укуын, нинди видеофильмнар каравын алдан ук белеп торыгыз. Баланың озак вакыт интернет челтәрендә утыруын тыегыз.

Балагызны кичкә һәм төнгә каршы урамга ялгызын гына чыгарып җибәрмәгез.

Көндез урамга чыкканда балагызга юл йөрү кагыйдәләрен:

- машина йөри торган юл аша светофорның яшел уты янгач кына чыгарга;

- җәяүлеләр үтә торган юлда, светофор булмаган юл аша чыкканда ике яктан да машина булмавына инангач кына кузгалырга;

- автомобиль, агачлар яисә башка предметлар каплап торган юлдан машина юклыгына инангач кына чыгарга;

- автомобиль юлына якын булган урыннарда уйнамаска, таудан шумаска;

- җәмәгать транспортының арткы ягына ябышып бармаска;

- җәмәгать транспортыннан чыккач аның узып китүен көтеп торырга һәм шуннан соң гына юл аша чыгарга;

- кичке якта урамда яктылык кайтаргыч элементлар тагылган киемнәр кияргә яисә предметлар тотарга кирәклеген баланың исенә төшерегез.

Хөрмәтле әти-әниләр!

Ел фасылы алмашынган вакытта һава шартлары да еш үзгәреп тора. Бу чорда автомобиль йөрткәндә аеруча сак булырга кирәк. Җәяүлеләр йөри торган урыннарда, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре тирәсендә, транспорт тукталышларында, сәүдә-күңел ачу комплекслары янында игътибарны арттыру сорала. Үзегезгә һәм балаларыгызга куркынычсызлык каешлары тагарга онытмагыз, кече яшьтәге балаларны махсус урындыкларда гына утыртып йөртү кирәклеген истән чыгармагыз.

Балагызны беркайчан да, хәтта йоклаган булса да, ялгызын гына машинада калдырмагыз.

Машинагыздан чыккан вакытта караклар күзе төшәрлек кыйммәтле әйберләрегезне күренә торган урында калдырмагыз.

Хөрмәтле җәяүлеләр!

Автомобиль юлы аша чыкканда светофорның яшел уты янгач, машиналар сезне үткәреп җибәрү өчен туктап калганына инангач кына кузгалыгыз. Юл аша чыкканда телефонга карап бармагыз, капюшоныгызны төшерегез, колакчагызны (наушник) колагыгыздан алыгыз, юлдагы вазгыятьне ачык күзәтегез. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар тагылган киемнәр кияргә яисә предметлар тотарга онытмагыз.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы кабат искәртә: әгәр сез очраклы рәвештә нинди дә булса җинаять эшенең шаһиты булгансыз икән, тиз арада якында урнашкан полиция бүлегенә яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннарына мөрәҗәгать итүегез сорала.

Биектау муниципаль районы гадәттән тыш хезмәт бүлеге телефоннары:

Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте - 112, 01; 3-10-68, 101 - Билайн, МТС, Мегафон.

Полиция - 02, 2-40-02, 102 -Билайн, МТС, Мегафон.

Ашыгыч медицина ярдәме - 03; 2-33-50, 103 - Билайн, МТС, Мегафон.

Газ челтәрләренә хезмәт күрсәтү - ЭПУ «Центргаз» - +7 (843) 234-09-01, 104 - Билайн, МТС, Мегафон.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев