Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиңү көне - халык тантанасы

Биектау районында Җиңү бәйрәмен - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын күп еллардан килә торган күркәм гадәт буенча техника парады, театральләштерелгән тамаша һәм тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр.

Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүне безнең районда җиңү яулау хакына гомерләрен биргән якташларыбызның истәлеге мәңгеләштерелгән Дан Аллеясына чәчәкләр куюдан башлап җибәрделәр. Биектаулылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларны рәхмәт хисе һәм бер минут тынлык белән искә алдылар.

Биектау районы илебезгә алты Советлар Союзы Героен һәм бер тулы Дан ордены кавалерын биргән. Бөек Ватан сугышы фронтларына 16 мең биектаулы киткән һәм аларның яртысыннан күбрәге әйләнеп кайтмаган. Алар яу кырында ятып калганнар.

 - Безнең буын өчен 9 нчы май - бөек бәйрәм. Минем әтием, ике абыем фронтка киткәннәр. Әти һәлак булган, ә абыйлар әйләнеп кайттылар. Ә без, 10 яшьлек малайлар, тылда эшләдек. Фронт өчен тырыштык. Аллага шөкер, Җиңү көнен күрә алдык, - диде Нурулхак Малитов.

Мәйданда Биектау районы артистлары чыгыш ясады. Алар бу көнне яшь солдатлар, туганнарын һәм якыннарын Бөек Ватан сугышына озатырга килгән кызлар һәм әниләр ролендә булдылар. Тамашачылар немецларның һөҗүм итүләрен дә күрделәр, әмма совет сугышчылары аларны туган җирләренә кертмәделәр. “Дошман тар-мар ителәчәк, җиңү безнең якта булачак” - Левитан әйткән сүзләр чынга аша. Җиңү паровозы бөтен көченә алга ыргыла. Сугыш беткән, тыныч тормыш башланган 1945 нче ел.

- Күңел кылларын тибрәтерлек шундый матур тамаша әзерләгәннәр, тырышканнар һәм булдырганнар, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Җиңү Парадына килгән Нина Лапшина.

Тамашачылар һәрвакыт көтеп ала торган автомобильләр парады да булды. БРДМ-2 юлга чыкты. Руль артында, әлбәттә, әфган сугышы ветераннары, бу алар белән бергә сугыш юллары аша узган машина. Ә хәзер менә парадта катнаша.

Реклама

 - Үз вакытында БРДМ-2 утка тотылганда колонналарны саклады. Пулеметы белән безгә булышты, ярдәм итте, - диде Валерий Назаров.

 БРДМ-2 гә тиңдәшләр юк, әмма 9 нчы майда парадта иллеләп техника булды. Аларны район оешмалары тәкъдим итте. Предприятиеләрдә хезмәт куючылар туганнарының портретларын тотып, парадта гына катнашып калмадылар, алар театральләштерелгән тамашага да үз өлешләрен керттеләр. Сугыш чоры җырларын алар бик матур итеп башкардылар.

- Миңа бөтенесе дә ошады. Хәтта хис-тойгыларны да йөгәнләп булмады, күзләр яшьләнде. Ул чорны искә алулары бик авыр, Бөек Ватан сугышы минем туганнарымны һәм якыннарымны алды, алар сугыш кырында һәлак булдылар, - дип сөйләде Җиңү парадына килгән Диләрә Мифтахова.

Бу юлы мактаулы эскәмиядә исәннәр арасында булган бердәнбер сугыш ветераны Мансур Мөлеков юк иде. Җиңүнең 77 еллыгын ул хәзер зәңгәр экраннан гына карый ала. Аның каравы сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре барысы да килгәннәр иде. Бу көнне барлык рәхмәт сүзләре, җырлар, чыгышлар - һәммәсе дә аларга багышланды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев