Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гражданнардан үзара салым кертү һәм аның акчасыннан файдалану мәсьәләләре буенча референдум

Агымдагы атнаның якшәмбәсендә,  ягъни 24 ноябрь көнне  Биектау авыл жирлегенең   сайлау участокларында , гражданнардан үзара салым кертү һәм аның акчасыннан файдалану мәсьәләләре буенча референдум узачак.

Бу максаттан,иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8 гә кадэр 7 участок эшлиячәк. (Алар : Амбулатория, 2,3,4 мәктәплэр , спорткомплекс, Калинино хэм Пановка авылларында урнашкан балалар бакчалары).

1 декабрь көнне шундый рухтагы референдум Бөреле , 8 декабрь көнне Красносельский авыл жирлекләрендэ билгеләнгән.

Реклама

Искәртеп узабыз, 20 ноябрьдән 21  ноябрьгә кадәр участок сайлау комиссиясе бинасында эш көннәрендә 16.00дән 20.00 сәгатькә, шимбә көнне  8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр срогыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге бар .Үзең белән паспорт яки аны алыштыра торган башка документ алып килергә кирәк. Әгәр дә сайлаучы нигезле сәбәп белән тавыш бирү көнендә тавыш бирү бинасына шәхсән үзе килә алмый икән, аның тавыш бирү бинасыннан тыш тавыш бирү мөмкинлеге бирүне үтенгән язма яки телдән белдерелгән гаризасы 24 ноябрьнең 14.00 сәгатеннән дә соңга калмыйча участок сайлау комиссиясенә тапшырылырга тиеш. 

Тулырак мәгълуматны 23056 телефоны аша белешә аласыз. Йортта да тәртип булганын яратабыз һәм ул уртак тырышлык белән генә барлыкка килә. Шулай булгач, авылларыбыз территориясе тәртиптә, төзек булып торсын өчен бергәләп тырышу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев