Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гомере буена туган җирендә эшләгән

Биектау районының Бикнарат авылыннан Гасимә Бариева шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның озын гомерлелек сере нидә соң?

Өй тулы кунак, табыннар тәм-томнан сыгылып тора, җырлар, биюләр, туганнарының бәхеттән балкып торучы йөзләре. Гасимә Бариева үзенең 95 нче туган көнен менә шундый күңелле шартларда билгеләп үтте.

Гасимә Хәбибулла кызы - фидакарь хатын-кызлар буынының бер вәкиле. Ул авылда туган, гомере буена шунда яшәгән, колхозда тырышып эшләгән. Сугыш елларында, ул чактагы бөтен кеше кебек, Совет Армиясенә ярдәм итү теләге белән бөтен көчен биреп тырышкан. Башка хатын-кызлар белән бергә аңа да ир-атларның гына көченнән килә алырлык эшләрне башкарырга туры килгән. Үзе ат җиккән, атка атланып йөргән, сөтле авыр бидоннарны күтәреп ташыган, утын ярган.

Сугыштан соң Гасимә Б а р и е в а г о м е р л е к мәхәббәтен очраткан. Гаиләдә биш бала туган. Ире белән алар кызларын һәм улларын тәртипле, гадел итеп тәрбияләгәннәр. - Безнең әни бик таләпчән булды. Бераз гына соңга калсаң да, ачуланып ала, үз вакытында кайтырга өйрәтә иде. Кечкенә чакта урамнан пычранып кайтып керсәк, киемнәребезне салдырып ала, юа һәм урамга алар кипкәч кенә чыгачаксыз, дип әйтә иде. Ул киемнәр әле кайчан кибеп җитә! Менә шулай икешәр көн өйдә утыра идек, - дип исенә төшереп сөйләде Гасимә Бариеваның улы Рамил Бариев.

Гасимә Бариеваны котларга туганнары һәм күршеләре генә түгел, дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан Республикасының Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин аңа бүләкләр һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган медальләр тапшырдылар. Рөстәм Галиуллович юбилярга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Тантана хуҗасы мондый игътибарлылыкка бик сөенде һәм барысына да рәхмәт әйтте. Юбилейны бәйрәм итүнең тантаналы өлеше биюләр белән дәвам итте. Кунаклар “Евровидение 2020”дә катнашуны дәгъва итүче җырны хуплап, Little Big челленджына да кушылдылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев