Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөмбә җыюның ние бар...

Быел гөмбә күп түгел. Шуңа күрә дә гөмбәчеләргә, уңыш эзләп, урман эченә үк керергә туры килә. Ә анда югалып калуың да бик мөмкин. “Лиза-Алерт” статистикасы мәгълүматлары да шуны дәлилли: һәр уникенче гөмбәче урманнан әйләнеп кайтмый. “Тыныч ау”ның ахыры күңелсез тәмамланмасын өчен нишләргә?

Тәгзимә апа гөмбәләрне бер-бер артлы кисеп кәрзиненә тутырып кына бара. Ул – 25 ел стажлы оста гөмбәче. Урманга барырга уйласаң, Тәгзимә апа белән генә йөрергә кирәк икән.

– Тирә-яктагы урманнарны үземнең биш бармагым кебек беләм. Төшемә дә гөмбә керә хәтта, – дип көлдерә Тәгзимә Хәкимуллина.

 Тыныч ау организмда адреналин бүленеп чыгуга сәбәпче була. Ә зур, матур гөмбә дә эзләп тапсаң, тагын да кызып китәсең. Иң мөһиме, ашарга яраклы гөмбәләр генә очрасын.

– Карагыз, нинди зур гөмбә, әмма ул үзеннән-үзе уалып тора. Димәк, черек, кортлы. Мондый гөмбәләрне җыярга ярамый, аларны шунда ук ташларга кирәк, – дип киңәш бирә Тәгзимә апа.

Гөлнара Хидиятуллина кече яшьтән үк әнисе белән урманга йөргән. Өйгә машина багажнигы тутырып гөмбә алып кайта алар. Дусларын, туганнарын да тәм-том белән сыйлыйлар. Былтыр Тәгзимә апа 400 банка гөмбә япкан. Быел гөмбә бик аз, ди ул. Барысына да җәйге эсселек сәбәпче. Тиздән баллы гөмбә һәм гөреҗдә уңышы башланырга тиеш.

Тәгзимә апа урмандагы һәр сукмакны таный. Зур урманнарга, мәсәлән, Мари урманына барырга шикләнүен дә әйтте.

Реклама

– Ураманда бер-береңне югалтмаска, ерак китмәскә кирәк. Кесәдә кәрәзле телефон булса да, ул бөтен җирдә тотмый. Шуңа күрә аңа гына өметләнергә ярамый. Гел бер-береңә эндәшеп, кем кайда икәнен белешеп тору зарур, – дип сөйли гөмбәче Тәгзимә Хәкимуллина.

Тәҗрибәле гөмбәчеләр фикеренчә, Биектау һәм Каменка урманнары иң куркынычсызы булып санала. Чөнки аларны автомобиль трассасы һәм тимер юл кисеп үтә. Урманда адашсаң да, машина тавышын яки поезд сигналын ишетеп, юлга чыгарга мөмкин.

Биектау районында адашучылар турында мөрәҗәгать итеп Бердәм диспетчер хезмәтенә шалтыратучылар саны елына өч-дүрттән артмый. Быел шундый ике очрак теркәлгән.

– Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр, нигездә, ул – Казаннан килүчеләр. Җирле халык югалмый, алар кайда нәрсә урнашканын яхшы белә. Безгә шалтыратуга адашкан кешенең хәзерге вакыттагы урынын ачыкларга тырышабыз. Аңа кайда барырга икәнен өйрәтәбез. Безгә бик күп рәхмәт сүзләре әйтәләр, – ди “Биектау районы гражданнарны яклау идарәсе” муниципаль казна учреждениесы җитәкчесе Ирина Недоводина.

“Яшь” гөмбәчеләргә исә бер киңәш – үзегез белән кәрәзле телефон алыгыз. 112 телефон номерын җыю өчен сим-карта таләп ителми. Кәрзин тутырып гөмбә җыям дип урман эченә кермәгез! Иң яхшысы, “тыныч ау”га Тәгзимә апа кебек оста гөмбәчеләр белән йөрергә кирәк.

Энҗе Гарәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев