Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә бәхетенең нигезе - мәхәббәт һәм бер-береңне аңлауда

Шактый еллардан бирле урнашкан күркәм гадәт буенча ел саен Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итәләр. Татарстанның республикабыз үсешенә саллы өлеш керткән, балаларын җәмгыять өчен лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән үрнәк гаиләләренә хөрмәт күрсәтелә. Биектау районыннан әлеге матур очрашуга Гариповлар гаиләсе чакырылган иде.

- Илдарны мин тәүге тапкыр күргәндә аның чәчләренең дулкындулкын булып, матур итеп күпереп торуына сокландым. Шунлыктан башта мин аның чәчләренә гашыйк булдым, дисәм дә ялгыш булмас, - дип елмаеп сөйләде булачак ире белән ничек танышканлыгы турында Клара Гарипова.

Клара белән Илдар Гариповлар еш кына үзләренең танышу тарихын искә алалар. Алар 30 ел диярлек тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп атлыйлар. Икесе дә ишле гаиләдән. Гаилә башлыгының алты абыйсы һәм апасы бар, ул үзе - гаиләдә җиденче һәм иң кечкенә бала. Клара Бари кызы 11 балалы гаиләдә үскән. Икесе дә Биектау районыннан. Хатыны Казаклар авылында, ә ире Суыксу авылында туып үскән, хәзер дә шунда яшиләр. Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Клара Бари кызын Кече Рәс башлангыч мәктәбенә җибәрәләр. Ул эшкә урнашырга килгәндә яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәптә ремонт эшләре бара һәм эшчеләрнең берсе нәкъ менә Илдар Гарипов була.

- Мәктәптә ремонт эшләре уздырыла иде. Шул вакытта мин аны беренче тапкыр күрдем дә инде, - дип сөйләде Клара Гарипова.

Илдар Гарипов исә булачак хатынына моңа кадәр үк игътибар иткән була, әмма алай бик үк өметләнми. Әмма язмышларында алар очрашырга тиеш, дип язылган булгандыр, күрәсең.

- Беренче тапкыр Клараны урамда күреп алдым Мин каядыр бара идем, ә аның авыл Советына барышы иде бугай. Бер-беребезне моңа кадәр белмәсәк тә, безнең юллар менә шул чакта киселеште инде. Аннары безгә Клара эшли торган мәктәпнең түбәсен буярга куштылар. Ул чакта андый эшләр авыл Советы рәисе кушуы буенча эшләнә иде. Шунда таныштык та инде, - дип өстәде Илдар Гарипов.

Танышканнан соң яшьләр очраша да башлыйлар. Хис-тойгыларга бик бай, искиткеч күңелле була бу очрашулар. Шундый очрашуларның берсе турында алар үзләренең бер-берсенә булган мәхәббәтеннән очкыннар чәчрәп тора иде, дип тә шаярттылар әле. Илдар Фоот улы сөеклесе белән очрашу өчен абыйсының самосвалын да алып тора. Кәләшнең өенә килеп җиткәндә кызыклы бер хәл булып ала.

- Яраткан кызым яши торган урамга килеп җиткәч, яшен яшьнәгән кебек тоелды. Күк йөзенә карап алдым - болытлар да юк сыман. Яшен яшьнәп, яңгыр яварга җыенадыр инде, дип уйладым. Без узып киттек, бөтен нәрсә яктырып, ялтырап китте дә, ут сүнде. Өенә барып җиттек. Клара да чыкты машинадан, мин дә. Шунда үзбушаткычның күтәрелгән булуына игътибар иттем: рычагка кагылган булганмындыр инде, ул бит кабинаның нәкъ уртасында. Миңа моннан тизрәк ычкынырга кирәк, дип уйладым. Кузовны төшердем дә, борылып өйгә кайтып киттем, - дип исенә төшереп сөйләде Илдар Гарипов.

Бу тырыш хезмәтчәннәр гаиләсендә еш очрый торган күренеш түгел. Алар гомер буе тыйнак, гади тормышта яшиләр, эшлиләр һәм күңел өчен иҗади бәйгеләрдә катнашалар. 2016 нчы елда Гариповлар гаиләсе “Гаилә - дәүләтнең нигезе” район конкурсында 2 нче урынны алды. Гариповларның ике уллары - Раил белән Әдил музыка уен коралларында бик яратып уйныйлар һәм матур җырлыйлар. Музыкага алар балачактан ук гашыйк. Раил 4 яшендә уенчык пианинода үзлегеннән уйнарга өйрәнә башлаган.

- Мин аның “Әпипә”не уйнаганына игътибар иттем. Ул уйнау белән кызыксынып китте һәм гармун алып бирүне сорады. Көн саен әтисен: “Кая гармун, кая гармун, әти, - дип каршы ала иде, - дип сөйләде Клара Гарипова.

Улларының шундый талантлы булулары да бер дә юктан түгел, чөнки әти-әниләре һәркайсы үз урыннарында уңышка ирешкән кешеләр. Илдар Фоот улы әтисе һөнәрен сайлаган һәм авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Ә Клара Бари кызы Суыксу мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Әле күптән түгел музыка дәресләре дә алып бара башлаган. Хезмәтендәге тырышлыгы өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм дипломнары белән бүләкләнгән. Ә төп бүләк 2017 нче елда яулана, ул чакта Клара Бариевна “Авыл укытучысы” Бөтенроссия конкурсында абсолют җиңүче була һәм аның фоторәсеме мәгариф турындагы популяр журнал тышлыгында урын ала. Гаилә ирешкән казанышлар игътибар үзәгеннән читтә калмый һәм алар Республика Президенты исеменнән тантаналы очрашуга чакыру алалар.

- Башта авыл Советы рәисе шалтыратты, аннары сәркатибе... Район өчен, ниндидер чара, Президент белән очрашу өчен мәгълүматлар кирәк, диделәр. Кирәк икән, кирәк - без җибәрдек. Аннары безнең гаиләне сайладылар, - диделәр бертавыштан Клара белән Илдар Гариповлар.

Республика Президенты кулыннан алган истәлекле бүләк хәзер Гариповларның йортында күзгә ташланып тора торган урынга куелган. Менә шулай тырышлык, мәхәббәт һәм бер-береңне хөрмәт итү нәтиҗәсендә Суыксу авылында яшәп ятучы тыйнак кына гаилә Татарстанның иң дәрәҗәле һәм абруйлы кешесе янында кунакта булып кайтты.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев