Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гадәти тормышка әйләнеп кайтабыз

11 майда Республика Хөкүмәте «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарга үзгәрешләр кертте. Үзгәрешләр 12 майдан гамәлгә керде.

Бу атнаның сишәмбесеннән смс-пропуск режимы, эшкә бару өчен белешмә булу шарты бетерелде, әмма битлек кию мәҗбүри булып кала!

Үзгәрешләр әлегә халык күнеккән тормышның барлык өлкәләрен дә үз эченә алмый. Тернәкләндерү үзәкләре, инвалидларга хезмәт күрсәтү, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең ишекләре билгеле бер вакытка кадәр ябык булачак. Кинотеатрлар, уен, күңел ачу, спорт үзәкләре, сауна, мунча, чиркәү, мәчетләр дә хәзергә ачылмый. Җәмәгать туклану предприятиеләре ризыкны өйгә җибәрү режимында гына эшләвен дәвам итә.

Президент Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыкларына балаларны мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә кабул итү һәм аларга медицина тикшерүен тәэмин итүне йөкләде.

Мәктәпләргә килгәндә, алар да гадәттәге укыту режимына кайта ала. Әмма мондый тәкъдим 20 кешедән артмаган учреждениеләргә генә кагыла. Биектау районында шундый 5 мәктәп бар. Районның мәгариф бүлеге башлыгы Нияз Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, эпидемиологик вазгыятьне катлауландырмау максатыннан уку елы тәмамланганчы әлеге мәктәпләр дә ябык булачак. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте кайбер йомшарту чаралары да ясады. ЗАГСлар эшли башлый. Никах теркәү чарасына 10 кеше генә керә ала. Кием һәм аяк киеме кибетләре, көнкүреш техникасы, шулай ук автосалоннар һәм автомастерскойлар, матурлык салоннары, спа-салоннар, химчистка, ремонт остаханәләре һәм башка хезмәт күрсәтү предприятиеләре дә эшли башлаячак. Азык-төлек булмаган товарлар белән сату итүчеләргә аерым шартлар каралган. 400 квадрат метрга кадәр мәйданлы залларның аерым керү мөмкинлеге булганда гына эшләве рөхсәт ителә.

Реклама

Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов мәдәният һәм спорт тармагында эшләүчеләргә килгәндә, әлегә мондый хезмәтләр күрсәтелми, диде. “Шунлыктан без административ хезмәткәрләр, бүлек җитәкчеләре (мәдәният йортлары, спорт комплекслары директорлары, тренерлар күздә тотыла) моңа кадәр дистанцион режимда, интернетта, социаль челтәрдә ничек эшләгән булсалар, шулай эшләүләрен дәвам иттерәләр дигән карарга килдек. Чөнки якын арада ниндидер чаралар уздыру планлаштырылмый», - дип өстәде Ринат Сабирҗанов.

Биектау районы Башкарма комитетында гражданнарны кабул итү дә онлайн режимда алып барыла. Мөселманнарның дини бәйрәме - Рамазан гаете якынлаша. Быел гает көнне мәчетләр ябык булачак. Вәгазьләрне дә видео яисә аудио-элемтә буенча гына тыңларга мөмкин. Шундый ук чикләүләр татар халкының милли бәйрәме Сабан туена да кагыла.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев