Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эстачи юлында йөк машиналарына “ау” башлана

Моннан берничә атна элек безнең инстаграмдагы аккаунтка Эстачи бистәсендә яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать иттеләр. Сүзләрен видеофактлар белән дәлилләп күрсәткәннәр. Видеоматериалдан күренгәнчә, йортлар каршыннан бертуктаусыз зур йөк машиналары - фуралар үтеп тора. Авыр йөк машиналары йөри башлагач авыл юлларында тирән чокырлар, ерымнар барлыкка килгән.

Бистә халкы сүзләренә караганда, мондый күренеш бер елдан артык дәвам итә икән. Язын-көзен җәяүле дә ерып үтә алмаслык сулы чокырлар кала, җәен машиналар артыннан тузан бураннары уйный биредә. Югыйсә, республикада ел саен юлларны саклау максатыннан, 15 апрельдән 15 майга кадәр торак пунктлары аша йөк машиналары хәрәкәте чикләнә. Чикләүләр транспорт чарасының бер күчәренә төшә торган авырлык алты тоннадан арткан йөк машиналарына кагыла. Димәк, Эстачи бистәсе аша йөрүче шоферлар вакытлыча чикләү турындагы хөкүмәт карарын да санга сукмый. Һәрхәлдә, узган ел нәкъ шундый хәл күзәтелә.

Проблема белән кая гына мөрәҗәгать итмәгән Эстачи халкы, әмма бүгенге көнгә кадәр авыл халкының үзара салым акчасына салынган юлларын авыр йөк ташый торган транспорт чаралары юкка чыгарып бара. Язгы чорда хәл тагын да кискенләшә. Бистә халкы үз акчасына салынган юлларны күз карасыдай сакларга тырыша. Авыл кешеләре юлларда җиңел автомобильләрдә генә йөри. Шул ук вакытта читтән кергән авыр йөк машиналары авыл юлларын җимереп бара.

“Әйләнгечтән юл яхшы”  дигән мәкаль бу очракта шоферлар өчен туры да килми. Чөнки үзәк магистраль юл күпкә уңайлырак та, турырак та. Әмма ул юлда йөк үлчәү контроле хезмәте кизү тора. Нәкъ менә шул үлчәүне читләп узу өчен шоферлар Эстачи бистәсенә таба борылалар һәм авыл аша яңадан магистраль юлга чыгалар. Ә бу вакытта үлчәү контроле артта калган була инде”, - ди бистәдә яшәүче Регина Бочко.

Үзәк магистраль машина өчен уңайлы булса да, шоферлар өчен файдалы түгел. Чөнки машинаны үлчәүгә куйгач йөк авырлыгы ачыклана. Ә артык йөк өчен түләргә кирәк. Шул сәбәпле, М7 юлыннан баручы авыр йөк машиналары шоферлары аулак урында бистә юлына борыла һәм Пермяки авылы аша туп-туры Биектауга килеп чыга.

Проблеманың тагын бер ягы бар. Магистраль юлның «М7-Эстачи» өлеше өчен җаваплы оешма юк. Ул участок иясез булып исәпләнә. Шул сәбәпле юлны бистә халкы үз акчасына ремонтлый. Биредә хәтта юл билгеләре дә урнаштырып булмый.

Реклама

Эстачи бистәсе халкы районның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә күмәк хат юллаганнар. Җавап хатында әйтелгәнчә, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе әлеге юлны Биектау районы балансына күчерү турында район Башкарма комитетына мөрәҗәгать белән чыккан.

Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, Эстачи юлы проблемасын район дәрәҗәсендә хәл итеп булачак. Мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, без Биектау районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиевка мөрәҗәгать иттек һәм шушы көннәрдә «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениясенә хат килүен һәм аның нигезендә учреждение хезмәткәрләре ЮХИДИ вәкилләре белән берлектә мондый фактларга киртә кую эшен оештырачаклар. Шоферларга йөкне артык төягән өчен штраф салыначак.

Агымдагы атна ахырына ка дәр ЮХИДИнең бу юнәлештәге эш графигы расланачак. Ә киләсе атна башыннан үлчәү контролен урап узарга теләүче авыр йөк автомобильләре шоферларына “ау” башланачак. Димәк, тиздән Эстачи халкы җиңел сулап куячак. Һәрхәлдә, үз акчаларына ремонтлаган юлларны чит машиналар килеп җимереп китмәвенә күпмедер дәрәҗәдә ышаныч, өмет уяначак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X