Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эшмәкәр булуы җиңел түгел

Татарстанның һәр районында һәм шәһәр округында быел эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вәкиленең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре барлыкка килде. Мондый бурычны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җәй көне үк куйган иде. Вәкилләрне аеруча актив һәм үз эшләрендә ышанычлы бизнесменнар арасыннан сайлыйлар. Алар ТРның бизнес-омбудсменына урыннарда эшмәкәрләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә дәүләт яклавын гарантияләүне тәэмин итүдә ярдәм итәләр. Без Биектау районының эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вәкиленең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлшат Заһидуллина белән очраштык.

- Гөлшат Альбертовна, Сез ничек җәмәгатьчелек ярдәмчесе булып киттегез? Мондый вазифада ниләргә ирешергә телисез?

- Эшмәкәр сыйфатында актив позициядә торам, бизнеска ниләр җитмәвен һәм кая барырга кирәклеген күрәм. Бурычларны хәл итү өчен республиканың эшлекле берләшмәләрендә күбрәк сөйләргә кирәклеген аңлыйм һәм соңгы 3 елда шуның белән шөгыльләнәм дә. Моннан тыш, Биектау районында шулай ук безнең бизнес юнәлешләренең берсе урнашкан.

- Биектау районында эшмәкәрләрне нинди проблемалар борчый?

- Районда сәүдә, азык-төлек, фармацевтика, төзелеш, авыл хуҗалыгы индустриясе һәм башка тармакларга караган эшмәкәрләр эшли. Районда барлыгы кече һәм урта бизнесның 654 субъекты бар, аларның күбесенә, пандемия нәтиҗәләрен ера-ера, яңадан аякка басарга туры килә. Илдәге катлаулы икътисади вазгыятьне исәпкә алганда төп проблемаларга эшмәкәрләрнең дәүләт тарафыннан бизнеска ярдәм чаралары күрсәтелү шартларына эләгә алмауларын, шулай ук контрольлек итүкүзәтү органнарының тикшерүләргә мораторийны бозуын кертергә була. Җәмәгатьчелек вәкиле буларак, мин, эшмәкәрләрнең билгеләнгән хокукларын бозуга юл куймау максаты белән, әлеге мәсьәләләрне федераль һәм региональ закон нормаларыннан чыгып карыйм.

- Нинди мәсьәләләрне хәл итеп булды?

- 4 нче сентябрьдә эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Абдулганиев Фәрид Солтанович катнашында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Ул “Бизнес һәм власть” дип аталды. Очрашуда банкта хисапларны блокировкалау, документларны дөрес тутыру мәсьәләләре каралды, шулай ук бизнесны ничек алып бару һәм алда санап кителгән хәлләргә юл куймас өчен нишләргә кирәклек турында күп кенә башка файдалы мәгълүмат алдык. Эшмәкәрләр Фәрид Солтановичның үзенә сораулар бирделәр, сорауларның барысы да Вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшенә кертелде һәм нигездә урында ук хәл ителде дә.

Реклама

- ТРның бизнес-омбудсмены соңгы айларда эшмәкәрләргә нинди мәсьәләләрдә ярдәм итте?

- Еш кына эшмәкәрләргә административ киртәләр аша узарга туры килә һәм алар власть органнары тарафыннан басым ясалуга дучар булалар. Эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау вәкаләтле вәкилнең төп бурычлары булып тора. Хәзерге вакытта ТРның бизнес-омбудсмен институты кара-каршы элемтә механизмы буларак эш итә, ә аннан башка идарәнең нәтиҗәле системасын төзү мөмкин түгел. Мәсәлән, ире белән бергә “Анор” хәләл гаилә кафесын тотучы эшмәкәрне 500 мең сум штрафка тарттылар. Ә нигездә бу бизнесны югалтуга тиң. Безнең юристлар тырышлыгы белән нәтиҗәдә судта штраф 16 тапкырдан күбрәккә киметелде һәм 30 мең сум тәшкил итте. Эшмәкәрләрдән бизнес-омбудсменга килгән тәкъдимнәр эшкәртелгәннән соң май аенда эшчәнлекнең 36 төрен яңарту буенча Татарстан Республикасы Президентына тәкъдимнәр җибәрелде, алар кабул ителде.

- Эшмәкәрләр сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар һәм сезнең белән ничек элемтәгә керергә була?

- Минем белән 89053177997 телефоны буенча теләсә кайсы вакытта аралашырга, шулай ук ombudsman116@mail. ru почтасына да язарга мөмкин.

- Гөлшат Альбертовна, тирән эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезнең активлык Биектау эшмәкәрләренә ярдәм итми калмас, дип ышанам.

Әңгәмәне Галия ИЛДАРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X