Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Elvin Greyны оятка калдырганнар!

Белүебезчә, кыш айларында барлык артистлар ерак сәфәрләргә гастрольләр белән чыгып китә. Радик Юльякшин да шушы көннәрдә үзенең иҗат төркеме белән Башкортстанның төрле районнарында концертлар куеп йөри.

Күптән түгел җырчының төркеменә Радикның бертуган апасы Регина да кушылган иде. Хәзерге вакытта гел ир-егетләрдән генә торган команданы гастрольләр вакытында ул «тәрбияләп» йөртә. Үзе кечкенә генә булса да, барысына да өлгерә икән. Юлга чыгар алдыннан машина өстенә җыелган карны да үзе чистарта хәтта! Ә егетләр карап утыра...«Мине оятка калдырып йөрисең», – ди апасына Радик, көлеп.

Машина эчендә Регинаның кар чистартканын карап көлешеп утыручы егетләр сүзләренә караганда, аңа бу эшне беркем дә кушмаган, үз теләге белән эшли икән.

 

Автор: А.Галимова

Реклама

Чыганак:sahne.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев