Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Элвин Грейга - ашыгыч рәвештә Тукай премиясе!

Элвин Грей татар халкын оялмаска өйрәтә һәм татар эстрадасында чын үзгәреш җиле булдырды, дигән фикердә "Татар-информ"ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов. Ул "Татнефть-Арена"да 9 меңнән артык тамашачыга куелган концерттан тәэсирләре белән уртаклаша.

Әле кайчан гына татар халкы транспортта сөйләшергә оялган. Мин моны үзем дә беләм. Беренче класста укыганда Казанга килгәч, транспортка утырганда миңа: "Татарча сөйләшмә", - дип кисәтеп куйганнарын хәтерлим. Казанда җәмәгать урыннарында татарча сөйләшкән өчен кисәтү ясаганнарын соңыннан аңлаттылар. Шушындый сәясәтләр нәтиҗәсендә татарча сөйләшү хурлык дип сеңдерелде һәм бу әйбердән без әле дә котылып бетә алмадык. Ә Элвин Грей концертыннан кайтып баручы татарлар троллейбуста кычкырып "Уфтанма" җырлады. Татар җырының көчен рус телле тамашачыга сеңдерә алган кеше - Элвин Грей.  Элвин Грейга татар телен саклагандагы хезмәтләре өчен Тукай премиясе бирергә кирәк. Түшенә Халыклар дуслыгы орденын элеп куярга һәм дә. Һич кичекмичә, һәйкәл проекты турында да уйлый башларга кирәк.

Дистә еллар буе йөзләгәнме-меңләгәнме функционер миллиардлаган сумнарга эшли алмаганны Элвин Грей эшли бит әй. Татар теленең нәрсә икәнен тырмага басып, маңгаена сабы бәргәндә генә исенә төшерә торган меңләгән кеше үз акчаларына билет алып килеп "Ай былбылым" дип тә, "Уфтанма" дип тә җырлый. Менә бит. Татар телен дә онытмаганнар. Җыр сүзләрен дә беләләр. Ә без инде татар теле бетте, кирәге юк дип йөри идек.

"Мужик обещал, мужик сделал". "Татнефть Арена"ны җыям дигән иде, тәки җыйды бит 9 меңнән артык кешене. Татар эстрадасында беренче очрак һәм беренче күренеш. Татар эстрадасының һәм мәдәниятенең тарихына язылып куелырга тиешле даталарның берсе - 1 декабрь 2018 ел. Беренче тапкыр татар җырын җырлаучы шушы залны тутырды.

Радик Юльякшинның энергетикасы бик уңай дигән нәтиҗәгә килдем мин. Ул тамашачыны шушы уңай энергетикасы белән дә үзенә җыя, күңеленә үтеп керә, аның белән контакт урнаштыра ала.

Монысы югарыдан бирелгән сыйфат диик. Ә җырлары заманча һәм бик үзенчәлекле бизәлештә. Кызык өчен генә аның җырларын башка татар җырлары белән аралаштырып тыңлап карадым. Хлорлы суда кайнатылган писүксез чәйдән соң Хәтнә суында кайнатылган сөтле, писүкле чәй кебек. Дөрес, эчәсе килгәндә тегесе дә бик шәп үтә. Әле үзебезнеке, үз шәһәребезнең чәе дип яратып эчәсең. Ә сөтле чәйгә бер авыз тисә, тегесенә кире кайтуы кыенрак. 

 Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/bloglar/r-mis-latyypov-elvin-grey-sin-tatar-khalkyn-nishl-tte-/

Элвин Грей татар халкын оялмаска өйрәтә һәм татар эстрадасында чын үзгәреш җиле булдырды, дигән фикердә "Татар-информ"ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов. Ул "Татнефть-Арена"да 9 меңнән артык тамашачыга куелган концерттан тәэсирләре белән уртаклаша.
Әле кайчан гына татар халкы транспортта сөйләшергә оялган. Мин моны үзем дә беләм. Беренче класста укыганда Казанга килгәч, транспортка утырганда миңа: "Татарча сөйләшмә", - дип кисәтеп куйганнарын хәтерлим. Казанда җәмәгать урыннарында татарча сөйләшкән өчен кисәтү ясаганнарын соңыннан аңлаттылар. Шушындый сәясәтләр нәтиҗәсендә татарча сөйләшү хурлык дип сеңдерелде һәм бу әйбердән без әле дә котылып бетә алмадык. Ә Элвин Грей концертыннан кайтып баручы татарлар троллейбуста кычкырып "Уфтанма" җырлады. Татар җырының көчен рус телле тамашачыга сеңдерә алган кеше - Элвин Грей.
 
 
Элвин Грейга - ашыгыч рәвештә Тукай премиясе!

Элвин Грейга татар телен саклагандагы хезмәтләре өчен Тукай премиясе бирергә кирәк. Түшенә Халыклар дуслыгы орденын элеп куярга һәм дә. Һич кичекмичә, һәйкәл проекты турында да уйлый башларга кирәк.
 
Дистә еллар буе йөзләгәнме-меңләгәнме функционер миллиардлаган сумнарга эшли алмаганны Элвин Грей эшли бит әй. Татар теленең нәрсә икәнен тырмага басып, маңгаена сабы бәргәндә генә исенә төшерә торган меңләгән кеше үз акчаларына билет алып килеп "Ай былбылым" дип тә, "Уфтанма" дип тә җырлый. Менә бит. Татар телен дә онытмаганнар. Җыр сүзләрен дә беләләр. Ә без инде татар теле бетте, кирәге юк дип йөри идек.
 
"Мужик обещал, мужик сделал". "Татнефть Арена"ны җыям дигән иде, тәки җыйды бит 9 меңнән артык кешене. Татар эстрадасында беренче очрак һәм беренче күренеш. Татар эстрадасының һәм мәдәниятенең тарихына язылып куелырга тиешле даталарның берсе - 1 декабрь 2018 ел. Беренче тапкыр татар җырын җырлаучы шушы залны тутырды.
 
Радик Юльякшинның энергетикасы бик уңай дигән нәтиҗәгә килдем мин. Ул тамашачыны шушы уңай энергетикасы белән дә үзенә җыя, күңеленә үтеп керә, аның белән контакт урнаштыра ала.
 
Монысы югарыдан бирелгән сыйфат диик. Ә җырлары заманча һәм бик үзенчәлекле бизәлештә. Кызык өчен генә аның җырларын башка татар җырлары белән аралаштырып тыңлап карадым. Хлорлы суда кайнатылган писүксез чәйдән соң Хәтнә суында кайнатылган сөтле, писүкле чәй кебек. Дөрес, эчәсе килгәндә тегесе дә бик шәп үтә. Әле үзебезнеке, үз шәһәребезнең чәе дип яратып эчәсең. Ә сөтле чәйгә бер авыз тисә, тегесенә кире кайтуы кыенрак. 
 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/bloglar/r-mis-latyypov-elvin-grey-sin-tatar-khalkyn-nishl-tte-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев