Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Электрон хезмәт кенәгәсенә күчәбез

Агымдагы ел башыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре гамәлгә кертелде. Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак. Электрон кенәгәләргә күчү акрынлап тормышка ашырылачак. Әмма кәгазь кенәгәләргә күнеккән гражданнарны цифрлы хезмәт кенәгәсе бераз гына сагайта һәм аларның күбесендә нигезле сораулар туа. Шуны күздә тотып, без ТР Пенсия фондының Биектау идарәсе иминиятләштерүчеләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Лариса Галләмовадан халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтендек.

- Лариса Владимировна, электрон хезмәт кенәгәсенә күчү Россиянең һәр гражданины өчен мәҗбүриме?

- Гражданнар кәгазь вариантта калыргамы яисә электрон документка күчәргәме икәнен үзләре сайлый ала, ә 2021 елдан беренче мәртәбә эшкә урнашучылар өчен бу системага керү мәҗбүри.

- Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү тәртибе ничегрәк барачак?

- Беренчедән, эш бирүче оешма 2020 елның 31 октябренә кадәр үзенең һәр хезмәткәренә закондагы электрон хезмәт кенәгәсе алып баруга багышланган үзгәрешләр турында язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләүчеләр 2020 елның 31 декабренә кадәр эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итә. Хезмәткәр гариза язмаган очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак. Әгәр хезмәткәр кайчан да булса электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә тели икән, эш белән тәэмин итүче оешма аның теләген шул датадан башлап кабул итәргә тиеш була. Әмма хезмәткәр бер тапкыр электрон вариантны сайлаганнан соң яңадан кәгазь вариантка кайта алмый. Хезмәт кенәгәләрен электрон вариантта алып баруларын теләп гариза язган кешеләргә кәгазь хезмәт кенәгәләре кулларына кире кайтарыла һәм шул көннән эш белән тәэмин итүче оешма хезмәткәрнең кәгазь кенәгәсе өчен җавап тотмый. Гариза нигезендә хезмәткәргә электрон кенәгә ачыла. Гражданин эш урынын алыштырган очракта яңа эш урынында кабаттан гариза язу кирәк булмаячак.

- Лариса Владимировна, һәркемне кызыксындырган тагын бер сорауны бирми мөмкин түгел. Хезмәткәрләр үз хезмәт эшчәнлекләре турында белешмәне каян алырга тиеш?

- Әйе, бик мөһим сорау. Иң беренче чиратта алар соңгы эш урыннарына мөрәҗәгать итеп, анда эшләгән еллары, бер эштән икенчесенә күчү турында белешмә ала. Электрон хезмәт кенәгәсенә күчкәч Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органыннан, күпфункцияле үзәкләрдән, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан һәм Пенсия фондының рәсми сайтыннан сората ала. Эш бирүче һәр ай саен Пенсия фондына хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны тапшырып барырга тиеш. 2021 елның гыйнварыннан исә эшкә кабул итү һәм эштән китү турындагы мәгълүматларны бу турыда боерык чыгарылганнан соң икенче көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә бурычлы. Мәгълүмат югалыр яки үзгәрешләр кертелер дип куркырга кирәкми. Лицевой счетлар махсус системада саклана, аларның югалу куркынычы юк. Пенсия фонды системасында мәгълүматларны тиешенчә саклау өчен барлык шартлар тудырылган.

- Лариса Владимировна, газета укучыларга аңлатып үтсәгез иде, электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре нидә?

- Беренчедән, төгәл булмаган, хаталы белешмәләрне киметергә ярдәм итә. Дистанцион эшкә урнашуда өстәмә мөмкинлекләр бирә. Белешмәләрнең сакланышы һәм куркынычсызлыгы тәэмин ителә. Оешма-компанияләрнең хезмәт кенәгәләре белән бәйле мәшәкатьләре кими. Пенсия кешенең шәхси счеты белешмәләре буенча өстәмә документсыз гына да билгеләнә. Анда электрон хезмәт кенәгәсендә кәгазь вариантта булган барлык белешмәләр туплана. Эш урыны, вакыты, вазифа, квалификация, эшкә кабул итү, азат итү даталары, хезмәт килешүен өзүгә сәбәпләр күрсәтелә. Документның цифрлы яңа форматы кәгазь аналогларны алып бару, саклау кебек мәшәкатьләрдән коткарачак, документлар әйләнеше буенча эшне киметәчәк һәм тизләтәчәк, документны югалту куркынычын бетерәчәк. Хезмәткәр үзе теләгән вакытта аның электрон вариантын компьютердан чыгара ала, үзе теләгән урынга электрон адрес аша җибәрә дә ала.

- Лариса Владимировна, төгәл һәм аңлаешлы җавапларыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.

Әңгәмәне Эрнест АБДУЛАЕВ алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев