Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Кукмарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатынкыз карашы” дип аталган республика конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Финалга чыгу өчен ун номинациядә 40лап катнашучы көч сынашты. Әлеге бәйгедә “Биектау ТВ” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Эльвира Мостафина да катнашты. Ул “Хатынкыз - ел үрнәге” номинациясендә җиңү яулады.

Кукмараның мәдәният й о р т ы з а л ы н а и ң талантлы һәм иң алдынгы карашлылар җыелды. Бәйгедә катнашучылар тәкъдим иткән номерлар гадәтләнгәнчә милли татар ризыкларынасыйларына, костюмнарга һәм декорацияләргә бай булулары белән дә игътибарны җәлеп иттеләр, шул ук вакытта аларның һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлеге дә бар иде.

Ж ю р и г а к ы р ы к к а т н а ш у ч ы д а н 1 0 кешене сайлап алырга кирәк булды. Ә бу гаять катлаулы бурыч булып чыкты, чөнки номинантлар һәммәсе дә беренче урынга лаек иде. -

Конкурсның башыннан а х ы р ы н а к а д ә р без бәйгедә катнашучылар ә з е р л ә п к и л г ә н чыгышларны онытылып карадык, рәхәтләнеп е л м а й д ы к . Т ө п э ш ябык ишекләр артында б а ш л а н д ы , ч ө н к и катнашучылар барысы да сәхнәдә үзләрен шуның кадәрле табигый т от т ы л а р к и , х ә т т а һәрк айсына беренче урынны бирәсе килде, - диде конкурсның жюри әгъзасы Гүзәл Минкина.

Н о м и н а ц и я л ә р н е ң берсендә “Биектау ТВ” телерадиокомпаниясе җ и т ә к ч е с е Эл ь в и р а Мостафина да чыгыш ясады. Мондый конкурста аның беренче тапкыр катнашуы. Видеовизитка әзерләү һәм сәхнәдә чыгыш ясау бәйгенең мәҗбүри шарты иде. Эльвира Әнвәровна үзе һәм ирешкән уңышлары турында сөйләп йөри торган кеше түгел. Аның өчен иң мөһиме - үзен түгел, ә бәлки бөтен күңелен биреп, тырышып, мавыгып башкара торган хезмәтен күрсәтү.

- М и н м о н ы д ө р е с эшләдем, дип уйлыйм. Чөнки без конкурска д и п ә з е р л ә г ә н в и д е о р о л и к т а д а , сәхнәдә дә төп геройлар, һәрвакыттагыча, минем журналистларым, без бергәләп эшли, бергә балалар программасын иҗат итә торган сөекле балакайларым булды, - дип ассызыклады бәйгенең “Язмышым м и н е м - һ ө н ә р е м минем” номинациясендә к ат н а ш к а н Эл ь в и р а Мостафина.

Яраткан җитәкчеләре өчен җан атып торырга “На десерт” программасында к ат н а ш у ч ы ба л а л а р б а р д ы . Ш у ш ы бердәмлекнең нәтиҗәсе “Хатын-кыз - ел үрнәге” номинациясендә җиңеп чыгу булды.

“Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” номинациясе дә жюри һәм конкурста к а т н а ш у ч ы л а р н ы ң и г ъ т и б а р ы н җ ә л е п и т т е . К ө ч л е - к у ә т л е ир-егетләргә хатынкызларның гүзәллегенә һәм зирәклегенә каршы т о р у ы а в ы р бул д ы . Конкурста катнашучылар театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр һәм үзләре музыкаль чыгышлар башкардылар.

- Безнең ир-атлар башка зона конкурсларында да активлык күрсәтәләр, алар әле дулкынланалар да, чөнки хатын-кызлар бәяне тирәнтен уйлап бирәләр, безнең бишлегә ирешү бик мөһим, - дип билгеләп үттеләр жюри әгъзалары.

- Чынлап та, минем коллектив бик зур килеп чыкты, без бирегә 110 кеше килдек, - дип сөйләде Саба районыннан “Ир-ат - лидер” номинациясендә к а т н а ш к а н Р ө с т ә м Заһидуллин.

Бүләкләр үз хуҗаларын тапты. Хәзер барлык җиңүчеләр Халыкара х а т ы н - к ы з л а р к ө н е алдыннан, 7 мартта “Пирамида” мәдәникүңел ачу комплексында узачак финалга әзерләнә башладылар. Монысы “Ел хатын-кызы. Ел ираты: хатын-кыз карашы” конкурсын йомгаклап куячак һәм 2020 елгы җиңүчеләрне билгеләячәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев