Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ел башыннан бирле Биектау районында 116 янгын чыккан

Кызганычка каршы, җәйге эссе көннәр бетүгә карамастан, районыбызда янгын чыгу очраклары кимемәде. Афәтләрнең төп сәбәбе - кешеләрнең үз милкенә саксыз карашы. Узган атнада безнең районда берничә шундый куркыныч хәл теркәлде, нәтиҗәдә кешеләр бердәнбер яшәү урыннарыннан мәхрүм калдылар.

14 нче сентябрьдә Сосновка авылында мәйданы 150 квадрат метрлы бер катлы бүрәнә йорт янды. Янгын сүндерүчеләр сигнал алганнан соң 10 минут эчендә килеп җитәләр. Ул вакытка өйдә инде беркем дә калмаган була. Йортта яшәүчеләр үзләре чыгып өлгерәләр.

Шуны да искәртергә кирәк: өч гаиләгә исәпләнгән бу торакны барысына да үзләре эшләгән оешма биргән була. Ихтимал, янгын чыгуның сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәсен бозу. Нәтиҗәдә 1987нче елда туган хатын-кыз зыян күрә. Ул 1-2 дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала: бите, иңбашы, уң кул чугы пешә. Тиешле медицина ярдәме алганнан соң, хастаханәгә ятудан баш тарта.

Тагын бер янгын 15нче сентябрь көнне Пермяки авылында чыга. Электр чыбыкларының төзексезлеге аркасында бер катлы агач йорт янып бетә. Янгын сүндерүчеләр сигнал алганнан соң 15 минуттан һәлакәт урынына килеп җитәләр, ләкин бу вакытта инде бөтен бинаны ялкын телләре чорнап алган була. Иң аянычы: янган йорт эчендә өлкән яшьтәге кеше булуы ачыклана.

- Бөтен өй эче яна башлаганын күргәч, хатыны ирен коткарырга тырыша, әмма өлкән яшьтә булганлыктан, көче җитми. Нәтиҗәдә 1942нче елгы ир-ат һәлак була,- ди Биектау районының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рафаиль Ларин.

Кичерелгән операциядән соң йөри алмаган ирен хатыны коткара алмый, үзенең бите җәрәхәтләнә.

- Биектау районы гражданнарына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен көнкүрештә дөрес куллануны тагын бер кат искәртәсе килә. Электр челтәрендәге көчәнешне арттырмагыз, - дип дәвам итте сүзен Биектау районының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рафаиль Ларин.

Ел башыннан бирле Биектау районында 116 янгын чыккан, барлыгы 14 кеше һәлак булган һәм зыян күргән.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев