Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Эчсәң чәй-җанда җәй"

Чәй... Күңелне күтәреп җибәрүче, җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы. Халкыбызның матур бер гореф-гадәте ул чәй эчү, чәй табыны артында гәп кору, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч- шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән.

18 нче гыйнвар көнне Айбаш мәдәният йортында "Эчсәң чәй-җанда җәй" дип аталган чара булып узды. Чарада чәй һәм аның үзлекләре белән таныштырдык, чәй әзерләү, чәй эчү серләре белән уртаклаштык. Чәйнең файдасы, төрләре турында, кибеттән сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Һәм әлбәттә инде кайнар коймак , тәмле бәлеш, җиләк кайнатмалары белән, хуш исле бөтнек, мәтрүшкә кушып ясалган шифалы чәйләр эчтек.

Әлеге бәйрәмгә өстәл түрендә тарихи ядкәр булып торган самовар күргәзмәсе ясап куелды. Элекке татар өйләрен җырлап утыручы самовардан башка күз алдына китереп тә булмаган.

Шулай ук "Татарлар чәй ярата" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.Күргәзмәдә татар халык ашлары, дару үләннәре, чәй турында күп кенә мәгълүмат табарга мөмкин иде.

Ә без татарлар чәйне кара яндырып пешереп аңа куе сөт салып эчәргә яратабыз. Чәй дигәндә иң элек Һиндстан, Кытай, Әзербәйҗан илләре күз алдына килә. Әйе, чит илләрдән килгән тәмле чәйләрне барыбызның да эчкәне бар, ә чын татарча чәй белән сыйланганыгыз бармы? Татарстанның Лаеш районы Сокуры бистәсендә берсеннән-берсе матур татарча исемле чәйләр чыгаралар икән: "Бәйрәм", "Хан", "Казан", "Тәмле".Әлеге чәйләр тәнгә генә түгел, күңелгә дә рәхәтлек бирергә тиеш.

Чәй-татарның йөзе,ә инде чәй эчү, чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык булып санала. "Чәйдән соң-күңелдә җәй" ди татар халык мәкале. Чәйләү бер-береңне якынайта, берләштерә. Безнең җирлектә оештырылган әлеге чарабыз безне тагын да якынайтты, бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәт хисләрен арттырды.

Китапханәчеләр: Г.Хамидуллина,С.Сиразиева.

Мәдәният хезмәткәрләре: Л.Сиразиева, К.Насибуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев