Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт ярдәме күп балалы гаиләләрнең тормышын җиңеләйтә

Социаль контракт - аз тәэмин ителгән гаилә белән халыкны социаль яклау органнары арасында төзелә торган килешү. Шундый килешүләрнең берсе Ниязовлар гаиләсе белән төзелгән.

Рәйсә белән Гыйффәт - күп балалы әти-әни, алар 7 бала тәрбиялиләр. Дәүләт ярдәме аларның тормышында ничек чагылган? Килешү төзегәннән соң тормыш-көнкүрешләрендә нинди яхшы үзгәрешләр булган?

Бу гаиләдә 6 кешегә исәпләнгән стандарт сервиз барысына да җитмәячәк. Чөнки аларда бәйрәмнәр дә, иртәнге һәм кичке ашлар да күп кешеле булып уза - әти белән әни һәм җиде бала. Үзара уртак тел табып, аңлашып яшәүнең бернинди катлаулылыгы да юк, чөнки Ниязовлар балаларын һәрдаим тыйнак, тату булырга өндәп торалар. Кечкенәләр гаиләдәге өлкән кеше әйткәнне тыңларга кирәклеген яхшы аңлыйлар. Балалар тырышлар, активлар, ислам кануннары буенча өлкәннәрне хөрмәт итәргә, тырыш булырга һәм кыен хәлләрдә бер-береңә ярдәм итәргә кирәклеген белеп үсәләр.

Әтиләре - Гыйффәт Хидватович К а з а н д а г ы предприятиеләрнең берсендә каравылчы булып эшли, ә әниләре -Рәйсә Сәгыйтовна йорт эшләре белән шөгыльләнә. Алар шәхси хуҗалык тоталар. Сыерлар, бозаулар, кәҗәләр, каз-үрдәк, тавык-чебеш асрыйлар, җәй айларында йорт янындагы бакчаларында яшелчә һәмҗиләк-җимеш үстерәләр. Ниязовлар кибеттән азыктөлекне сирәк алалар. Чөнки үз хуҗалыгыңдагысы тәмлерәк була. Ипине дә үзләре пешерәләр, эремчек, каймак һәм сырны да үзләре ясыйлар. Балалары булдыра алганча өй эшләрендә дә булышырга тырышалар.

Алар шулай ук укуда да тырышлар. Мәктәптә уздырыла торган мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашалар. Әти-әниләре нигез салган күп балалы тату гаилә - аларның һәркайсы өчен чын гаилә үрнәге. Кече кызларына ике яшь тулганда, 2018 нче елда Татарстан Республикасы Президенты Рәйсә Ниязованы Кремльдә “Ана даны” медале белән бүләкләгән. Үзе әйтүенчә, бу аның өчен көтелмәгән, әмма күңелле вакыйга булган. Чөнки андый медальне һәркемгә дә бирмиләр бит. “Ана даны - Материнская слава” медале биш һәм аннан күбрәк бала табып үстергән әниләргә бирелә торган аерымлык билгесе. Мондый бүләккә үзенең ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәттә булучылар - балаларының сәламәтлеге, белем, рухи тәрбия алуы турында кайгыртучы әниләр лаек була. Олы кызлары Фәридә инде үзе гаилә корган, 3 яшьлек кызы бар. Гаиләдә хәзер иң олы апа булып Кәримә калган. Аңа 17 яшь, ул Казан медицина көллиятендә белем ала, фармацевт белгечлеген сайлаган. Әле киләчәктә укуын дәвам иттереп, югары белем алырга да уйлый.

Балалар тәрбияләүдә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары да бик тә ярап куя. Әле күптән түгел генә Ниязовлар гаиләсе алган акча елына 20 мең сумнан артмаган булган, ә хәзер исә бөтен гаиләгә айлык түләү 35 мең сумга җиткән. Өстәвенә барлык акчаларны да хәзер әти-әниләре үзләре тота ала. Моңа кадәр алар сарыф ителгән акчаның һәр сумына сатып алу-сату актлары һәм чеклар белән отчет бирергә тиеш булганнар. Хәзер исә гаиләгә һәм балаларга кирәкле бөтен нәрсәне ала алалар.

Рәйсә Ниязова беренче взноска кер юу машинасы сатып алулары турында әйтте. Чөнки искесе ремонтлап булмаслык дәрәҗәдә ватылган булган. 9 кешелек гаиләнең киемнәрен һәм урын-җир кирәк-яракларын юу җиңел эш түгел. Дәүләт ярдәме белән хәзер күп нәрсәләр җиңеләйгән. Түләү гаиләгә өч тапкыр бирелгән. Акчаларны укытуга, уку өчен электрон гаджетлар һәм азык-төлек алуга да тотканнар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев