Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Советы депутаты лагерь эшен уңай бәяләде

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин Биектау районында урнашкан “Костер” балаларны сәламәтләндерү-белем бирү лагерена килеп китте. ТР Президенты күрсәтмәсен тормышка ашыру барышында депутат 3 балалар лагеренда булачак. Хәзерге вакытта “Костер”да 170 ләп бала ял итә һәм белем бирү программасының алты юнәлеше буенча алар модельләштерү, роботлар техникасы, анимация, КВН, театр сәнгате һәм башка шөгыльләр белән мәшгульләр. Лагерь эшчәнлеге турындагы нәтиҗәләр нинди соң?

“Костер” лагеренең алты белем бирү юнәлешенең берсе - актерлык осталыгы. Лагерьда ял итүче балаларның һәркайсы иртәне лабораториядән башлап җибәрә. Кемдер модельләштерү күнекмәләрен камилләштерә, кемдер үз гомерендә беренче тапкыр анимация мультфильмын иҗат итә. Балалар идеяләрне үзләре уйлап чыгаралар һәм тәҗрибәле режиссер җитәкчелегендә аларны тормышка ашыралар. “Анимация” юнәлеше - лагерьның төп үзенчәлеге.

- Фильм “Куян һәм күбәләкләр” дип аталачак. Анда сүз башта куянның күбәләкләрне коткаруы, аннары күбәләкләрнең куянны коткаруы турында бара, - дип, Самира Газизова булачак фильмның нәрсә турында булачагын әйтеп бирде.

Шушы мәйданчыклар белән бер үк вакытта әле тагын дүрт урында эш кайный. “КВН” юнәлешендә шөгыльләнүчеләр якшәмбе концертына әзерләнәләр.

Яшь артистларның юморына Республиканың Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин да үз бәясен бирде. Ул лагерьдагы барлык алты юнәлешне дә карады. Бәяләүне дә, әйтергә кирәк, бусагадан ук башлады. Депутат балалар ялын оештыруның барлык нечкәлекләрен игътибар белән күзәтте. Йокы корпусына да керде, лагерьның административ-техник базасын, азык-төлек блогын һәм ашханәне дә карап чыкты. Иң мөһиме - биредә балаларга уңайлы булырга тиеш, дигән фикерен җиткерде.

- Балалар, туклану мәсьәләсендә нинди дә булса теләкләрегез юкмы? - дип сорады депутат ял итүче балалардан.

- Без барысыннан да канәгать. Биредә тәмле ашаталар, - бер мизгел эчендә шундый җавап ишетелде.

“Костер” сәламәтләндерү-белем бирү лагере турында балаларның фикерләре уңай. Депутатның үз фикере дә шундый. Әмма шулай да барлык уңай яклар арасында администрациягә карата кечкенә генә бер күрсәтмә булды. Азат Илдусович балаларның куркынычсызлыгын игътибар үзәгендә тотарга киңәш итте.

- Лагерь территориясендә йөргәндә без һәр нәрсәне күздән кичердек. Бөтен әйләнә-тирәсенә койма тотылган. Әйе, ул нык, әйбәт, нинди дә булса җитешсезлекләре, тишек-тошыклары юк. Әмма шулай да закон балаларның куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән булсын өчен коймаларның тагын да биегрәк булуын таләп итә, - дип үз фикерен белдерде Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин.

Азат Җиһаншин шулай ук балаларның җәйге ялын оештыруның уртак эш булуын да билгеләп үтте. Үз якларыннан алар әлеге проблеманы, шул исәптән заманча баулы шәһәрчек төзү турындагы мәсьәләне дә бергәләп хәл итәчәкләр. Аны нәкъ менә “Костер” территориясендә оештыру идеясен дә депутат хуплап каршы алды.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев