Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Диспансерлаштыру чирләрне башлангыч стадиясендә ачыкларга ярдәм итә

18 яше тулган барлык гражданнар да диспансерлаштыру узарга тиешләр. 40 яшькә кадәр - өч елга бер тапкыр, 40тан соң - ел саен. Бу турыда күп кеше белә, әмма аңа игътибар итми. Медицина ярдәменә мохтаҗлык килеп туганда гына мөрәҗәгать итәләр. Зарури процедураны узуга без кешеләрне үз мисалыбызда җәлеп итәргә булдык.

Заман тормышының кызулыгы кешеләргә үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга вакыт та калдырмый. Шунлыктан мин диспансерлаштыруны ничек узарга кирәклеге турында белү өчен Биектау район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Биектау районы үзәк хастаханәсендә диспансерлаштыру кабинеты беренче катта урнашкан. Аның ишегенә 100 саны язылган. Биредә Ирина Прохорова кабул итә. Ул диспансерлаштыру этаплары турында тәфсилләп аңлата. Тикшеренәсе кеше маршрут кәгазе ала, ә анда тикшеренү узарга тиешле барлык табиблар күрсәтелгән. Исемлектә кешенең җенесенә һәм яшенә карап, аерымлыклар бар.

- Безгә беренче тапкыр килүчеләргә фамилиясен, исемен, атасының исемен, туган елын һәм башка шәхси мәгълүматларын күрсәтеп анкета тутырырга кирәк. Шулай ук пациентларның диспансерлаштыру узарга риза булуы да зарури, - дип төгәллекләр кертте Ирина Прохорова.

Документларны тутырганнан соң гамәли өлеш башлана. Кешенең буен, авырлыгын үлчиләр, аннары артериаль кан басымын тикшерәләр. Минеке, сүз уңаеннан, 120/70 күрсәткече белән нормада булып чыкты. Аннары, юллама алып, икенче кабинетка юнәлдем.

- Хәерле көн, ЭКГ узарга буламы? - дип сорадым медицина хезмәткәреннән.

- Әлбәттә була, узыгыз, - минутында ук шундый җавап ишетелде.

Электрокардиограмма узу тиз була һәм бернинди авырту да сизелми. Шәфкать туташы Гөлинә Халикова бөтенесен дә инструкциядә күздә тотылганча эшли. Уң кулга кызыл электрод тоташтыра, сул кулга - сарысын. Аннары күкрәк читлегенә тагын 6 электрод куела. Соңыннан ЭКГ тасмасына пациентның яше, фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм кардиограмманың нинди тизлектә төшерелүе күрсәтелә. Аннары белгеч әлеге язманы аңлата. Боларның барысына да нибары 5 минут вакыт китә. Йөрәгеңнең ничек эшләвен тикшереп карау өчен күп вакыт та кирәкми икән.

- Диспансерлаштыру кысаларында уздырыла торган медицина чаралары йогышлы булмаган хроник чирләрне мөмкин кадәр иртәрәк профилактикалауга юнәлтелгән. Болар - гипертония, йөрәк ишемиясе, цереброваскуляр авырулар, шикәр диабеты, онкология, - дип сөйләде табиб-кардиолог Эльвира Фатыйхова.

Барлык белгечләрне дә узганнан соң пациент терапевт янына керә. Организмда авыру булуга шик туганда терапевт тикшеренүләрнең икенче этабын узарга юллама язып бирә. Бәхеткә, миңа икенче этапны узарга кирәк булмады.

- Сез диспансерлаштыруны уздыгыз. Анализлар барысы да нормада, сезне сәламәт булуыгыз белән котлыйм, - диде терапевт Диләрә Сәхибуллина.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев