Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Диңгезләрең бер кырыйда торсын...

Бу юлы без Биектау авылында кар эрүдән барлыкка килгән зур-зур күлләвекләрне эзләп киттек. Болар җәяүлеләр йөри, машиналар уза һәм халык теленнән төшми күп сөйләнелә торган урыннар иде. Безнең чыгарылыштан соң редакция адресына тагын бер күренешне төшереп җибәрделәр. Монысында балыкның эрерәге эләкте. Биектау авылындагы Дача урамында яшәүчеләр су өстендә яшиләр икән. Моның шулай икәнлеген без үзебез дә күрдек.

- Күрәсезме - кая карама - су. Без бала белән бары коляскада гына чыга алабыз, башкача мөмкин түгел. Безнең урам бөтенләе белән шулай, - дип борчылып әйтә видео авторы Ольга Сергеева.

Биектау авылына Ольга гаиләсе белән моннан бер ел элек күченеп килгән булган. Әмма “диңгезгә карап тора торган йорт” сатып алулары турында башта белмәгәннәр. Ә хәзер килеп туган шартлардан зарланалар.

- Башта без суга яз килгәч кенә игътибар иттек. Беренче тапкыр йорт каршында ук, чөнки әле без койма тотмаган идек. Биредә мондый хәл булганлыгын белмәдек. Йорт су эчендә тормасын өчен ашыгыч рәвештә әйләндереп алырга туры килде, - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты Дача урамындагы йортларның берсендә яшәүче Ольга Сергеева.

Әлеге йортларда яшәүчеләргә Венециягә барып йөрмәсәләр дә була. Чөнки су торак йортлар янына ук килеп җиткән. Тик көймә урынына халык резин итекләрдән файдалана. Кагыйдә буларак, берничә пар хәстәрләп куялар.

Авыл кешеләре әйтүенчә, алар уйсулыкта яшиләр, шуңа күрә күрше урамнардагы һәм ишегалларындагы су шунда агып төшә.

Ярты километрга сузылган бу урынны күлләвек дип кенә әйтеп булмый. Чөнки чынлыкта биредә су ел әйләнәсендә дә бетми.

Кызулык 30 градуска күтәрелгәндә генә авыл кешеләре, ниһаять, асфальтны күрү бәхетенә ирешәләр. Анысы да, сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, шактый тузган инде.

Юлия Новиковага моннан берничә ел элек җиңел машинаны төрле юллардан узып йөри ала торган зур машинага алыштырырга туры килгән.

- Көпчәкләр гел тишелеп интектерде, ә бервакыт җиңел машинаның аскы ягы тишелде һәм мае бөтенләй агып бетте, - дип сөйләде автоледи Юлия Новикова.

Реклама

- Ә минем янга оныкларым килә алмый. Аларны гел чакырып торам: “Кунакка килегез, берәр тәмле нәрсә пешерермен”, - дим. Юк, керә алмыйлар. Шулай да бервакыт керергә булганнар иде, машиналары уза алмады. Борылдылар да, кире киттеләр, - дип борчылып сөйләде Дача урамында урнашкан йортларның берсендә яшәүче.

Су авыл кешеләренең ишегалларына керә, аннары идән астына җыела.

Азат Гыйлаҗиев биредә 7 ел яши. Ел саен нинди хәлдә калуын без үз күзләребез белән күрә алсын өчен безне өенә чакырды.

- Әнә карагыз, линейка белән үлчим. Күрәсезме - су 28 сантиметрга күтәрелгән. Ә җәен биредә су менә бу урынга кадәр булачак, - дип күрсәтте Дача урамындагы йортларның берсендә яшәүче Азат Гыйлаҗиев.

Бу проблеманы халык муниципалитетта да, республика дәрәҗәсендә дә хәл итәргә тырышкан. Әмма әлегә аларга, ким дигәндә, майга кадәр көтәргә туры киләчәк.

Авыл җирлеге башлыгы безнең сорауга җавап бирмәде. Без аннан аңлатмалар ала алмадык. Әмма башкарма комитетта Биектау авылындагы Дача урамындагы юлның программага кертелгән булуы турында әйттеләр.

Тиздән суга батканнарны кайсы подряд оешмасы коткарачагы турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк очрашу уздырылыр. Техника эшкә керешер, әмма бу төзелгән график нигезендә агымдагы елның маеннан да иртәрәк булмас, шул ук вакытта октябреннән дә соңга калмас.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X