Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

COVID-19 белән авыручылар саны кими башлады

Биектау районының үзәк хастаханәсе дүртенче ай инде госпиталь буларак эшли, анда республика клиникаларыннан COVID-19 диагнозы куелган пациентлар китерелә. Алар ничек эшлиләр һәм якын арада авыручылар саны кимүгә таба барырмы?

Медицина хезмәткәрләре бер-берсен күзләреннән һәм йөрешләреннән генә таныйлар, чөнки куркыныч авырудан саклаучы махсус киемнәр кигән кешеләр бөтенесе дә бер-берсенә охшап кала.

Терапия бүлеге шәфкать туташы Наталья Никулина үзәк район хастаханәсендә 10 елдан бирле эшли, хезмәтенең барлык нечкәлекләрен дә белә. Госпитальдә эшләү ихтыяҗы килеп туу турындагы мәсьәлә кузгатылгач, ул бер дә икеләнеп тормаган.

- Безнең һәр эш сменабыз иртәнге сәгать 8дә башлана һәм икенче көнне иртәнге сәгать 8дә тәмамлана. Алтышар эш сәгате дәвамында кызыл зонада булабыз. Гәүдәнең бөтен җире капланган. Баштагы көннәрдә кыенрак булды инде, әлбәттә. Уңайсызлыклар кичерергә туры килде. Әллә ничәшәр сәгать авырудан саклаучы махсус костюмнан йөрүе җайсыз. Ә хәзер ияләнеп беттек, үзебез тиз генә киенеп тә куябыз. Кеше барысына да ияләнә. Кыенлыкларга каршы тора алырбыз, аларны җиңәрбез һәм һәммәбез дә исән-сау булырбыз дип ышанабыз, - диде терапия бүлеге шәфкать туташы Наталья Никулина.

Бүгенге көндә госпитальдә терапевтлар һәм стационар табиблары, шәфкать туташлары һәм санитаркалар эшли, шулай ук амбулатория челтәре хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән. Медицина хезмәткәрләренең гомуми штаты бүгенге көндә 80ләп кеше тәшкил итә, алар өч тәүлек аша бер тәүлек эшлиләр.

Биектау районының үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Азат Сидуков әйтүенчә, бүгенге көндә авырулар санының арта баруы тукталды, дип әйтергә була. Авыруларның иң күп булган чоры июнь-июльгә туры килде, ул айларда 80гә кадәр кеше теркәлсә, бүген әлеге сан 55тән артмый.

- Авырулар безгә үзәк округтан провизор госпитальләре, республика клиник хастаханәсе, республиканың йогышлы авырулар клиник хастаханәсе аша китереләләр. Үзәк округ дигәндә Казан, Яшел Үзән, Питрәч, Югары Ослан, Кукмара, Саба, Арча, Әтнә районнары күздә тотыла. Алардан китерелгән пациентлар һәммәсе дә безнең госпитальдә дәваланып чыктылар. Уртача алганда бер пациент госпитальдә 11-13 көн була - дип билгеләп үтте Биектау районы үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

Техник яктан госпиталь тулысынча диярлек тәэмин ителгән, ИВЛ аппаратлары да җитәрлек, тик менә компьютер томографлары гына җитеп бетми. Шулай ук антикоагулянтлар, тромблар барлыкка килүне тоткарлаучы чаралар белән тәэмин ителүдә дә өзеклекләр булган. Әмма бүгенге көндә әлеге проблема хәл ителгән инде.

- Авырулар беркайчан да җиңел булмый, пациентлар уртача халәттә китереләләр, аларның 10 процентлабы авыр дәрәҗәдә дип бәяләнә. Төгәлрәк итеп әйткәндә, бездә реанимация аша бик күп кеше узды, - дип сүзен йомгаклап куйды Биектау үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

Табиблар хәзерге вакытта авырулар санының кимүен вазгыятьнең тотрыклылану күрсәткече дип өметләнүләрен белдерәләр. Әмма шул ук вакытта биектаулыларны, чикләүләрнең өлешчә бетерелүенә карамастан, күп кешеле урыннарга йөрмәскә һәм шәхси саклану чаралары һәм гигиена турында онытмаска өндиләр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев