Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чисталыкны кошлар биеклегеннән күзәтәчәкләр

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны хәзер квадрокоптер ярдәмендә ачыклаячаклар. Беренче сынап карау очышы булды да инде. Административ-техник бүлек хезмәткәрләре Биектау авылын югарыдан күзәттеләр.

Районның административ-техник комиссиясе заман белән бергә атлый - алдынгы технологияләрне игътибар үзәгендә тота. Әле шушы көннәрдә генә территорияләргә муниципаль контрольне тормышка ашыру өчен квадрокоптердан файдаланырга кирәк, дигән карар кабул ителгән. Ә моңа кадәр әлеге контроль урыннарга барып-күреп тормышка ашырыла иде. Әллә ничә урамны яки авылны карап-тикшереп узарга бик күп вакыт китә. Ә квадрокоптердан файдалану әлеге эшнең нәтиҗәлелеген шактыйга арттырачак.

- Районны чистартып торырга кирәк. Аңлашылганча, без бөтен җиргә дә барып җитә алмыйбыз. Әйтик, биек коймалар артында ниләр булганын да күрә алмыйбыз. Шуңа күрә без әлеге эшнең форматын үзгәртергә булдык. Моның нәтиҗәсе нинди булыр - уздыргач карарбыз, - диде Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мурад Булгаков.

Бу яңа технология түгел, ул башка районнарда һәм төбәкләрдә кулланыла инде. Квадрокоптер ярдәмендә берничә минут эчендә төзелеп килә торган берничә объект карап-тикшерелде. Территориядә чүп-чарның күп җыелуы күзгә ташланды. Төзелеш белән шөгыльләнүчеләрнең юлга чыгар алдыннан автомобильләрне юу һәм башка шундый чараларны уздырмаулары аңлашылды. Әмма бизнесменнарга дулкынланырга кирәкми, моның өчен җәза чаралары күздә тотылмаган.

- Беренче чиратта без булган проблемаларны ачыкларга һәм үз эшчәнлекләрен тормышка ашыручы кешеләргә болай эшләргә ярамаганлыкны аңлатырга телибез. Чөнки без зур гына түгел, кечерәк бизнес турында да борчылабыз. Безнең максат эшмәкәрләрне штрафка тарту яки башка төрле җәза бирү түгел, профилактика уздыру, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлату, - дип өстәде Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мурад Булгаков.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, аларның шәхси секторга да сораулары бар. Хәзерге вакытта бүлектә заман технологияләре уңайсызлыклар тудырмасын өчен законга кагылышлы документларны өйрәнәләр. Әгәр дә сынау өчен оештырылган очышлар әйбәт нәтиҗә күрсәтсә, мондый эш даими алып барылачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев