Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чиркәү битараф булмаганнардан ярдәм көтә

Биектау районының Соловцово авылында узган атнада Смоленск иконасы чиркәвенә караган гыйбадәтханәне изгеләндерү йоласы башкарылды. Чиркәү төзелгәнгә инде өч гасыр диярлек вакыт узган. Ул бик күп тарихи дәверләрнең шаһиты булган һәм әле дә үз урынында тора. Хәзерге вакытта гыйбадәтханә тулысынча диярлек яңадан торгызылган.

Смоленск чиркәве - Татарстанның иң борынгы авыл чиркәүләреннән берсе. Ул моннан 285 ел элек төзелгән булган. Узган гасырның 30 нчы елларында биредә гыйбадәт кылулар уздырылмаган, 90 ел чиркәү үзенең турыдан-туры билгеләнеше буенча эшләмәгән. Ул хәтта склад буларак һәм авыл клубы итеп тә файдаланылган. Шунлыктан аның эчке җиһазлары, зиннәтләү әйберләре сакланмаган. Чиркәүне торгызу эшләре моннан 5 ел элек башлап җибәрелгән.

Чиркәүне менә шул чакта бизәклиләр дә. Биредә бик сирәк очрый торган иконалар бар. Аларны осталар күмәкләшеп нибары 14 көндә башкарып чыкканнар. Чиркәүне торгызуда меценат Роман Тарасов матди ярдәм күрсәтә.

- Биредәге иконостас бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле дә. Ян як капкаларда Благоразумный Разбойникны күрәбез. Монысы да бик сирәк очрый торган сурәт, чөнки чиркәүләрдә аны һәрвакытта да ясамыйлар. Икенче ян як ишектә Николай Чудотворец сурәтләнгән. Бу да күз ияләнгән күренеш түгел, чөнки гадәттә җәбраилларны ян як капкаларга урнаштыралар. Ә менә бездә Благоразумный Разбойник һәм Николай Чудотворец шунда сурәтләнгәннәр, - дип сөйләде Смоленск иконасы чиркәве настоятеле Александр Ермолин.

Статуялар да гадәттә чиркәүләр интерьерына хас булмаган күренеш. Әмма ул гыйбадәтханә белән бик тыгыз бәйләнгән. Николай Можайскийның кулында нәкъ менә шушы Смоленск чиркәвенең кечкенә өлгесе. Руханиларга тапшырганда статуяның куллары булмаган. Ә хәзер исә тиешенчә яңартылган статуя чиркәүне чын мәгънәсендә күркәмләндереп тора.

- Менә бу өстәлне безгә мәдәният йортыннан бүләк иттеләр. Шушы өстәл янында атеизм пропагандистлары 50 ел буена Алла юк, без коммунизм төзибез, дип сөйләгәннәр. Хәзер әлеге өстәл янында безнең чиркәү хоры урын ала, - дип дәвам итте сүзен Смоленск иконасы чиркәве настоятеле Александр Ермолин.

Реклама

Совет Россиясенең үткәне һәм Смоленск чиркәвенең әһәмиятен юкка чыгару Соловцово авылының дин тотучыларына да йогынты ясаган. Хәзер бирегә килүчеләр күп түгел. Әмма Александр Ермолин әйтүенчә, кешеләр гел алышынып тора икән. Күрше авыллардан һәм хәтта районнардан да киләләр. - Безнең чиркәүгә Казаннан ук килүләрен белгәч, бик гаҗәпләндем.

Без гыйбадәтханәне чисталыкта-тәртиптә тотарга тырышабыз, берничә тапкыр бик яхшылап җыештырдык. Православие динендәге яшьләр һәм Соловцоводагы Смоленск иконасы чиркәвен торгызулары турында бер тарихи төркемдәге игъланнан белеп алган кешеләр җыелды. Кайберәүләр хәтта велосипедлар белән килгәннәр. Болай да була икән, дип, монысына да гаҗәпләнү катыш сокландым, - дип үзенең хисләрен белдерде Смоленск иконасы чиркәве настоятеле Александр Ермолин.

Чиркәү социаль челтәрләрдә актив тормыш алып бара. Шунда ук руханилар гыйбадәт кылырга йөрүчеләр белән аралашалар, игъланнар урнаштыралар, еракта торучыларга чиркәү тормышы һәм аны үзгәртеп кору эшләре турында сөйлиләр. Хәзерге вакытта алга куелган бурыч - газ уздыру һәм түбәсен ябу. Бу эшләрдә битараф булмаган кешеләрдән дә ярдәм көтәләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X