Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чирдән яман дошман юк

Коронавирус әллә кайдагы уйдырма булудан туктады. Ул һәр гаиләдә дә диярлек үз эзләрен калдырды. Авыруны үз җилкәсендә татыганнар, госпитальдә ятканнар чирнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңлыйлар. Әмма авырган кешеләр чын дөресен әйтмиләр, статистика да ялганлый, дип уйлаучылар да бар. Менә шушы сәбәп белән без, кешенең үз авызыннан чынбарлыкны ишетү өчен, әле күптән түгел генә Ковид-19 белән авырган кеше белән очраштык.

Аня (исем үзгәртелде) безнең белән очрашырга ризалашса да, үзенең кем булуын бөтенләй ачып салуны кирәк дип тапмады. Әле телефоннан ук ул авырганнан соң тормышының үзгәрүе турында әйтте. Аның коронавируска да, үз тормышына да, куркынычсызлыкка да карашы бөтенләй үзгәргән. Сәламәтлеге дә элеккечә түгел.

- Берничә көн температура 37,8-38,3 күрсәткечендә торды. Вируска каршы препаратлар эчсәм дә, төшәргә җыенмады. Баш чатнап-чатнап авырта, үземне бик начар хис итәм. Мин авыргандагы халәтемне сүзләр белән генә аңлатып та бирә алмыйм, үз гомеремдә беркайчан да болай авырганым юк иде, - дип башлады сүзен Аня.

Табиб янына ул хәле тагын да начарайгач, 5 нче көнне генә бара. Шул чакта ул моның салкын тию генә булмавын аңлый. ПЦР тапшыра, аннары аны Казанга, 7 нче хастаханәгә КТга җибәрәләр. Ә анда, Анна сөйләвенчә, мәхшәр була.

- Та б и б л а р н ы ң к а бул иткәннәрен 3-4әр сәгать көттек. Аннары аларның барлык анализларны, дәвалануны язып чыгарганнарын көтеп торырга туры килде. Анда берөзлексез кеше агыла. Кемнәр генә юк - яшьләр дә, өлкәннәр дә, коляскада утыручылар да, - диде Анна.

Ике көндә үпкәнең 25 проценттан күбрәк өлешенә зыян килгән, әмма сатурация нормада булган. Коточкыч баш авырту, баш әйләнү, укшыту, бөтен гәүдәне үзенә буйсындырган хәлсезлек һәм температура төшмәү аның коронавирус турындагы фикерен нык үзгәрткән. Инде сәламәтләндем генә дигәндә Аннаны курку хисе биләп ала, йокысызлык башлана һәм күңел тынычлыгын теңкәгә тия торган фикерләр боза. Караватка яту белән ул үзен каядыр упкынга очкан сыман тоя. Көн саен күз алдында торган гадәтләнгән әйберләр дә анда курку хисе уята. Ул моны бик куркыныч халәт дип аңлата.

- Минем туганнар да бу чирне йоктырдылар һәм аларны госпитальгә салдылар. Ни кызганыч, табиблар аларны коткарып кала алмадылар. Алар гүр иясе булдылар. Үлем белән янәшә йөри торган мәкерле авыру ул... Бик куркыныч авыру, - дип тәмамлады сүзен Анна.

Авыруны үз җилкәләрендә татыган кешеләрдән мондый сүзләрне күпләр ишеткәндер. Туры килүме бу - юкмы, әмма агымдагы елда Татарстанда да, шулай ук Россия күләмендә дә үлем очраклары артты.

Без Дөбьяздагы зиратта булдык. Бистә зур түгел, кешеләр бер-берсен беләләр, шунлыктан һәр кешене теге дөньяга нинди чир алып китүе аларга сер түгел. Зират каравылчысы һәм аның хатыны быел гына ничәмә-ничә кешенең шушы афәттән үлүен расладылар.

- Узган ел белән чагыштырганда үлем очраклары якынча 40 процентка артты. Хәзер бит яшьләр дә үлә, - диде Дөбьяз авылының зират каравылчысы Хафиз Мөхәммәтгалиев.

Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел халыкның табигый кимүе 8 мең кешедән күбрәк тәшкил итәчәк. Бу моннан бер ел элеккеге белән чагыштыргандңа 1,5 тапкырга күбрәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев