Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Булгач, ир-егет шундый булсын!

Туган көн һәрбер кешенең гомерендә истәлекле вакыйга, ә инде 9 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. 18 февраль көнне Кече Битаман авылында яшәүче хөрмәтле якташыбыз Мәгъсүмҗан Галимҗан улы Галимҗанов та үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Күркәм бәйрәм хөрмәтенә Мәгъсүмҗан абый туган-тумачасыннан, якыннарыннан гына түгел, Биектау районы, авыл җирлеге җитәкчелегеннән дә котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетте. Шушы көннәрдә пар канаты Нурания апа белән бергә матур, тигез гомер итүләренә дә 65 ел тулган. Россия Президенты Владимир Путин кул куйган Рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләрне юбилярга район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды.

Галимҗановлар яшәгән йорт бусагасын атлап керүгә, биредә бик тырыш, уңган, хөрмәтле гаилә яшәгәнен аңлыйсың. Олы-кеченең күңелендәге иман нуры телләргә генә түгел, өйнең һәр почмагына сеңгән кебек. Түрдә балаларның горурлыгы, иң олы шатлыклары - Әти-Әни! Мәгъсүмҗан абый 4 сабыен олы тормыш юлына чыгарган әти кеше. Бүген 6 оныгы, 6 оныкчыгы өчен яраткан дәү әти! Ә кайчандыр сугыш аның үзен ятим итә. Мәгъсүмҗан абый 11 яшендә әтисен сугышка озатып, олылар белән беррәттән тормыш йөген тартып үсә. Үзлегеннән балта эшенә өйрәнеп, тирә-якта данлыклы балта остасы була. Заманында аның тырышлыгы белән төзелгән йорт, каралтыкураның бүген исәп-хисабы юк.

“Тормышымда яңа һөнәрнең игелеген күп күрдем. Авыл халкы безнең эшне яраткач, председатель дә бригадабызга һәрчак яңа эш табып торды” - дип искә ала юбиляр ул чакларны. Хезмәт дөрес сайланса, бәхет кешене үзе эзләп таба, диләр. Мәгъсүмҗан абыйның тырыш куллары өчен столяр эше дә ят түгел. Әти кешенең күңел җылысын салып ясалган йорт җиһазлары, ул булдырган өстәл-урындыклар турында дәвамчылары бүген горурланып сөйли. Мәгъсүмҗан абый үзе дә яшәлгән елларына да, хәзерге чорына да бик канәгать. Аллага шөкер, 90 яшьләрен тутырып, 65 ел бергә гомер иткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып, бәхетле картлык кичереп яши. Шушы матур тормышларының рәхәтен күреп тагын да озынозак гомер итәргә насыйп булсын иде аларга.

Реклама

Гүзәлия ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X