Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бозымнан котылуның җиңел юлы бар

Күз тию, бозым салу кебек нәрсәләр барлыгына ышанасызмы, дуслар? Әгәр ышансагыз һәм начар ниятле кешеләр йогынтысыннан котыласыгыз килсә, бу язма сезнең өчен.

Кайвакыт тормыш көтмәгәндә үзгәрә башлый. Эшләр бармый, чир артыннан чир килеп чыга, финанс хәле бозыла... Кайберәүләр моны күз тию, бозым салыну белән аңлата. Кешенең уңышыннан, бәхетеннән көнләшү бик яман эш. Мондый кешеләр үзләренең көнләшү объектына яман ният белән төрле гамәлләр кылырга мөмкин икән.

Им-том белгечләре яман күздән, бозымнан төрлечә котылу юлларын тәкъдим итә. Ышансагыз, аның бер гади ысулын игътибарга алыгыз.

Бер йомырканы каты итеп пешерегез һәм аны алып, өегездән ераккарак китегез. Кеше бик йөрмәгән, тыныч урынга барырга кирәк. Шунда йомырканы мондыйрак сүзләр әйтеп күмеп куярга кирәк: “Яман күздән, яман нияттән, яман көнләшүдән күмәм. Саклау-яклау алырга, агулы көнләшүдән котылырга килдем. Нәрсә белән килдем, шуны монда калдырам. Ничек иттем, шулай эшләдем!” Шуннан соң өегезгә кайтып китегез, артыгызга борылып карамагыз.

Реклама

Менә шулай дуслар, ышансагыз ышаныгыз. Ә иң дөресе — көнләшә торган, “агулы” кешеләрдән ераграк йөрегез, уңышыгыз, бәхетегез турында гел кычкырып бармагыз, дип яза Кызыл таң. Бәхет тынычлыкны ярата ул...

 

Тулырак: http://baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев